Мәллә елгасының (Ык елгасы бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 13 км, бассейнының мәйданы 56 км2. Сарман районы территориясеннән ага. Елга башы Александровка авылыннан 3 км көньяк-көнбатыштарак, тамагы Рантамак авылыннан көньяктарак. Елга башының абсолют биеклеге 210 м, тамагыныкы – 91 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 14%.

Карамалының 1 дән алып 3 км га кадәр озынлыктагы 3 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,33 км/км2. Туенуы катнаш, абсолют күпчелек кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,11-0,25 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Елганың югары өлеше җәйге саегу вакытында еш кына кибә. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 65 мм, ташу агымы катламы 60 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Карамалы ноябрьнең беренче ункөнлегендә туңа. Тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,01 м3/с.

Суы язын каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 400-500 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан күбрәк.