- РУС
- ТАТ
хирург, СССР Медицина фәннәре академиясе академигы (1957), медицина хезмәте генерал-полковнигы (1963), РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1956), Социалистик Хезмәт Герое (1966)
1906 елның 11 мае, Казан – 1975 елның 19 ноябре, Мәскәү.
А.В.Вишневскийның улы һәм шәкерте.
1929 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли.
1931 елдан Хәрби-медицина академиясендә (Ленинград).
1940 елдан Үзәк ГИДУВ (Мәскәү) профессоры, 1947 елдан хәрби-кыр хирургиясе кафедрасы мөдире.
1948–1975 елларда СССР Медицина фәннәре академиясенең А.В.Вишневский исемендәге Хирургия фәнни-тикшеренү институты директоры. Бер үк вакытта 1940–1956 елларда Совет армиясенең төрле фронтларында һәм СССР Оборона министрлыгының Мәскәү хәрби округында баш хирург.
Беренче хезмәтләре үрмәле инфильтрат ысулы белән дәвалау урынын анестезияләү юлын эшләүгә бәйле анатомик-гистологик тикшеренүләргә, шулай ук ярсып авыртканда организмдагы биохимик үзгәрешләрне өйрәнүгә багышлана.
1947 елдан төп игътибарын күкрәк хирургиясе проблемаларына, йөрәк, үпкә һәм күкрәк читлеге урталыгы операцияләрендә дәвалау урыны анестезиясе ысулын куллануга юнәлтә.
1953 елда, дөньяда беренче булып, митраль йөрәк зәгыйфьлеге авырулы кешегә анестезия ысулы белән уңышлы операция ясый. Нерв трофикасы мәсьәләләре, трофик язва, бик каты пешү һәм ялкынсыну вакытында йоклатып дәвалау буенча А.В.Вишневский концепциясен үстерә. Вишневский тарафыннан хирургик операцияләр вакытында гомуми һәм катнаш анестезияне, реанимацияне өйрәнү буенча лаборатория оештырыла. Тумыштан һәм соңрак барлыкка килгән йөрәк зәгыйфьлеге авыруын операция ясап дәвалау, тамырлар хирургиясе белән шөгыльләнә.
Беренче булып илебездә төзелгән ясалма кан әйләнеше аппараты ярдәмендә гипотермия шартларында кан әйләнеше туктатылган йөрәккә уңышлы операция ясый (1957).
Вишневский илебездә беренче кибернетик лаборатория (1959), автоматлаштырылган медицина архивы оештыра, тумыштан һәм соңрак барлыкка килгән йөрәк зәгыйфьлегенә диагноз кую системаларын эшли һәм гамәлгә кертә.
1966 елда беренче мәртәбә арка мие өзелеп, оча сөягендәге әгъзалар функциясе бозылган очракта, сидек куыгына радиоешлыклы стимуляцияләү ысулы кулланып, операция үткәрә.
Нерв трофикасы һәм тамырлар хирургиясенә караган хезмәтләре өчен аңа Лериш исемендәге Халыкара бүләк (1955), Ленин бүләге (1960) бирелә.
Ике Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Атлас хирургии. М., 1961.
Частная хирургия: Учеб. М., 1962.
Дневник хирурга: Великая Отечественная война. 1941–1945. М., 1967.
Избранные работы по хирургии и пограничным областям: В 2 т. М., 1970.
Видные учёные отечественной медицины и здравоохранения – питомцы Казанского медицинского института. Казань, 1989.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.