Тарихы

Авылга XVII йөздә нигез салына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә.

1859 елда авылда – беренче, 1916 елда икенче мәдрәсә ачыла.

1859 елгы мәгълүматларга караганда, авылда мәчет, ХХ йөз башында мәктәп, 8 җил тегермәне, тимерчелек, мануфактура һәм 5 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1381 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Әлки волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Тәтеш кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.

Хәзер Исәк авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда авылда «Үтәш» колхозы оештырыла, 1930 елда «Идеал» колхозы итеп үзгәртелә, 1951 елда – Маленков исемендәге, 1957 елда – «Алга», 1964 елда – берләштерелгән «Чулпан» колхозы составында, 1994 елдан «Таң» күмәк предприятиесе, 2008 елдан «Авангард» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә «Авангард» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1930 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (1969 елда яңа бина төзелә), 2000 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә (яңа бина төзелә).

2012 елда мәктәп каршында төбәк тарихы музее ачыла.

Авылда мәдәният йорты (мәктәп белән бер бинада), китапханә, балалар бакчасы (мәктәп белән бер бинада), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1991 ел) бар.

2004 елдан мәдәният йорты каршында «Зиләйлүк» фольклор коллективы эшли (җитәкчесе –А.Р.Гыйниятуллина).

Күренекле кешеләре

Р.Ш.Зыятдинов (1949 елда туган) – авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыручы, икътисад фәннәре кандидаты, ТРның Дәүләт бүләге лауреаты;

К.Ш.Зыятдинов (1951–2015) – хирург, медицина фәннәре докторы, ТРның Дәүләт бүләге лауреаты, ТРның сәламәтлек саклау министры (1994–2007 елларда), Казан дәүләт медицина академиясе ректоры (2007–2015 елларда).

Халык саны

1782 елда – 146 ир заты;
1859 елда – 547,
1897 елда – 957,
1908 елда – 1108,
1920 елда – 1145,
1926 елда – 691,
1938 елда – 715,
1949 елда – 546,
1958 елда – 522,
1970 елда – 596,
1979 елда – 414,
1989 елда – 277,
2002 елда – 279,
2010 елда – 226,
2015 елда – 233 кеше (татарлар).