Биографиясе

1923 ел, Үзбәкстан Республикасы, Ташкент өлкәсе Янгиюл районы — 1943 елның 30 сентябре, Днепропетровск өлкәсе, Солянск районы Войсковый авылы.

Кызыл Армия сафларына алынганчы туган авылында колхозда эшли.

1942 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 198 нче аерым укчы полкта автоматчы (6 нчы армия). Воронеж һәм Көньяк-Көнбатыш фронтлары гаскәрләре составында Воронеж-Ворошиловград, Урта Дон операцияләрендә (икесе дә – 1942 ел), Украинаны азат итү сугышларында катнаша.

1943 елның 26-30 сентябрендә Войсковый авылы янында Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә, шул сугышта һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Джураев Т.Д. Верные сыны Родины. Ташкент, 1964;

Березняк Н.Г. Герои Советского Союза — узбекистанцы. Ташкент, 1984.

Автор – В.А.Шагалов