Биографиясе

1939 елның 6 февралендә Алма-Ата шәһәрендә туган.

1962 елда Казах тау-металлургия институтын (хәзер Казах милли техник университеты) тәмамлаганнан соң, Казахстан Республикасының төзелеш оешмаларында, фәнни-тикшеренү институтларында һәм югары уку йортларында эшли.

1996–2005 елларда Алма-Ата шәһәр идарәсендә гадәттән тыш хәлләрне булдырмау (1996–1998), сейсмик чыдамлык һәм халыкара хезмәттәшлек фәнни-техник программалары (1998–2000) бүлекләре башлыгы;

2004 елдан координация-аналитика бүлегенең баш белгече. 2005 елдан Казах милли-технологик университетында.

Хезмәтләре төзелеш конструкцияләренең сейсмик чыдамлыгына карый; «Тотып торучы стеналарның сейсмик чыдамлыгы» («Сейсмостойкость зданий с несущими кирпичными стенами» (Алма-Ата, 1988) китабы автордашы. 1992 елда бу хезмәт кытай теленә тәрҗемә ителә (Цзычун шәһәре, Сычуань провинциясе, Кытай).

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Сейсмостойкость каменных (кирпичных) зданий. А.-А., 1991 (автордаш).

Әдәбият

Казахстан: Нац. энцикл. Алматы, 2006. Т. 4.