Эчтәлек

1881, Казан губернасы, Мамадыш өязе Гремячка авылы — 1922.

1904–1905 еллардагы рус-япон сугышында «Стерегущий» миноносецында 1 нче статьялы кочегар. Берничә япон корабы белән бәрелештән соң, экипажның исән калган дүрт әгъзасының берсе. Японнарда әсирлектә үз корабының флагын саклап кала һәм Ватанына кайткач, аны рус хәрби-диңгез командованиесенә тапшыра.

Осинин һәм экипажның башка әгъзалары — А.С.Новиков-Прибойның «Цусима» романы геройларының прототиплары.

Әдәбият  

Есть на Вятке городок: Ист.-краевед. очерки. К., 1981;

Глухов-Ногайбек М. Казанский ретро-лексикон. К., 2002.