Авылга 1920 елларда Сөнчәле авылы кешеләре нигез сала.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән ТАССРның Чистай кантоны Кәкрекүл волосте составында. 1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1935елның 10 февраленнән – Тельман, 1958 елның 16 июленнән – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер МЮД авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1925 елда “Көрәш” колхозы оештырыла (Кызылъяр поселогы, Пономарёвка авылы). 1992−2004 елларда “Эхо” крәстиян фермерлык хуҗалыгы.

Мәгариф

1949 елда башлангыч мәктәп җидееллыкка үзгәртелә, ябыла.

Халык саны

1926 елда – 98,
1938 елда – 150,
1949 елда – 168,
1958 елда – 139,
1970 елда – 97,
1979 елда – 35,
1989 елда – 19,
2002 елда – 12,
2010 елда һәм 2015 елда – 5 әр кеше (чуашлар, руслар).