Аерым затларны Совет хакимиятен корал кулланып бәреп төшерү һәм гомуми сайлау хокукы нигезендә чикләүсез яшерен тавыш бирү юлы белән буржуаз-демократик республика төзү максатында җинаятьчел төркем булдыруда гаепләү буенча 1933 елда ОГПУ органнары тарафыннан оештырыла.

Мәсәлән, М.Бигиев оешманың һәм советларга каршы юнәлдерелгән ячейкаларның контрреволюцион эшчәнлеге белән җитәкчелек итүдә, Совет хакимияте белән көрәш алымнары (соңгы чиктә кораллы күтәрелешне дә кертеп) билгеләнгән һәм оешмага крәстияннәрне тарту өчен файдаланылган яшерен фатир тотуда, чит илләрдәге контрреволюцион оешмалар белән агентура аша һәм, СССР чиген яшерен булмаган рәвештә үтеп чыгу юлы белән, шәхсән элемтәдә торуда гаепләнә. Оешманың җитәкче составы — Р.В.Алкин, М.Бигиев, Ә.Н.Максуди, С.Г.Мусин, М.А.Мостафин, И.Г.Үтәмешев. Эш буенча 109 кеше (җитәкчеләрне кертеп), шул исәптән И.М.Әҗемов, А.И. һәм Г.И.Апанаевлар, Ш.З.Апанаев, М.Х.Арсаев, З.А.Вәлиев, С.М.Вахитов, А.С.Галиев, Г.С.Гобәйдуллин (читтә яшәгән хәлдә), Г.Г.Гомәров, С.Ш.Зәетов, Ш.Г.Иманаев, С.Б.Мәһдиев, Г.Мөслимов, Г.Н.Насыйров, М.Ф.Тарасов, Г.М.Урманов, А.А.Үтәгәнов, И.Г.Үтәмешев, К.Г.Хәсәнов, М.М.Шигаев тикшерүгә тартыла. Шулардан 47 кеше ОГПУның Хәрби коллегиясе мәхкәмәсенә тапшырыла (мәхкәмә процессы 1933 елның 13 декабрендә Казанда уза). Гаепләнүчеләрнең күбесе төрле срокларга ябылуга (уртача алганда, өч елга кадәр сөргендә һәм тәрбияләү-хезмәт лагерьларында яшәүгә; кайберәүләр, алдан ябылып тотылулары исәпкә алынып, сак астыннан чыгарыла) хөкем ителә.

1956 елда СССР Югары мәхкәмәсенең Хәрби коллегиясе тарафыннан хөкем карары юкка чыгарыла, гаепләнгән затларның гамәлләрендә җинаять составы булмау сәбәпле, эш туктатыла.