Биографиясе

1794, Оренбург губернасы Түбән Чебенле авылы – 1867, Оренбург губернасы Каргалы бистәсе.

Мулла гаиләсеннән. Бабалары Оренбург губернасына Казан губернасының Чистай өязеннән күчеп килә.

Каргалы мәдрәсәсендә белем ала; 1842 елдан шунда ук мөдәррис, бистә мәчетенең имам-хатибы була.

Иҗаты

Үзе исән чакта ике шигьри җыентыгы дөнья күрә: «Төхфәт әл-әүляд» («Балаларга бүләк»), «Мәҗмәг әл-әдәб» («Әдәпкә өйрәтү җыентыгы», 1856). Беренче китапта гарәп теле фонетикасы бирелә. Икенчесе дини-әдәп нәсыйхәтләреннән гыйбарәт: автор ялгыш адымнар ясаудан тыелырга, гадел булырга, дини-әхлакый кануннар буенча яшәргә өнди; үгет-нәсыйхәт сүзләрен тиешле хикәяләр белән ныгыта (мәсәлән, берсендә автор ахмак кешене үзеңә юлчы итеп алырга ярамаганлыгын күрсәтә; «Гаса кеби булып» дип башланган хикәясендә «таяк кебек сүзсез, сер саклаучы», «ялгызга юлдаш», «адашканга маяк», «сукырга ярдәмче» булырга, ягъни кешегә һәрвакыт ярдәм итәргә өнди).

Автор күптөрле жанрларда иҗат итә: мәдхия, мәрсия, газәл, мәсәл, шигъри хикәят һ.б.; аларның бер өлеше Р.Фәхретдиннең «Асар» (Оренбург, 1908) китабында урын алган. «Тәндә җаным» («Диване Ризаи» җыентыгына кергән, 1860) лирик шигырендә Һ.С.Салихов суфичылык вәгазьләрендә дөньяның фанилыгы, кылган гамәлләрнең файдасызлыгы турында бәян итә (1906 елда Тукай бу шигырьгә «Мөритләр каберстаныннан бер аваз» исемле пародия яза).

Кайбер мәгълүматлар буенча Һ.С.Салихов – «Дөррә әл-кәлям» («Сөйләм энҗеләре», 1856) китабы авторы. Һ.С.Салихов шигырьләре лирик-фәлсәфи афористик стиль, оригиналь чагыштырулар һәм метафораларның күплеге белән аерылып тора. Аның әсәрләрендә чит тел сүзләре, гарәп яки фарсы телендә язылган шигьри юллар очрый; бер үк вакытта авторның сөйләм телен куллануга омтылышы да сизелә.

Әдәбият

Гайнуллин М.Х. Татарская литература ХIХ в. Казань, 1975.

Татар әдәбияты тарихы. Казан, 1985. Т. 2.

Автор – Х.Й.Миңнегулов