Эчтәлек

Авыл 1678 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Югары Ядегәр исеме белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1275 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Балтач волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Шубан авыл җирлеге үзәге.

1930 елда авылда “8 март” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Г.Хәбибуллин), 1959 елдан – “Правда” колхозы, 1966 елдан “Алга” колхозы составында. 1997 елдан “Алга” авыл хуҗалыгы кооперативы. Халкы күбесенчә “Алга” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1930 елда авылда – уку өе, 1947 елда – кызыл почмак, 1949 елда клуб (1957 елдан яңа бинада) ачыла.

1920 елда башлангыч мәктәп ачыла, 2006 елда тулы булмаган урта мәктәп (яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты (1985 елда яңа бина төзелә), балалар бакчасы (1989 ел), фельдшер-акушерлык пункты, китапханә, мәчет (1997 ел) бар.

Халык саны

1782 елда – 87 ир-ат;
1859 елда – 419,
1897 елда – 539,
1908 елда – 546,
1920 елда – 536,
1926 елда – 565,
1938 елда – 454,
1949 елда – 256,
1958 елда – 239,
1970 елда – 273,
1979 елда – 282,
1989 елда – 340,
2002 елда – 359,
2010 елда – 367,
2015 елда – 378 кеше (татарлар).