Тарихы

Авыл 1724 елдан билгеле. Революциягә кадәрге чыганакларда Каран-Елга, Карангелла, Карангильдино исемнәре белән дә мәгълүм. 1735 елда башкорт кузгалышлары вакытында яндырыла, яңадан салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (яңа чукындырылган мордвалар, элек чукындырылган татарлар, отставкадагы солдатлар). Бу чорда аларның төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, чабата үрү, Чаллы тракты буенча олаучылык таралган була; җирле ташчылар артеленең даны тирә-якта дан казана.

Халкы 1773−1775 еллардагы Крәстияннәр сугышында Е.И.Пугачёв ягында актив сугыша.

1860−1867 елларда Мәскәү архитекторы К.А.Тонның типик проекты буенча рухани А.В.Желвицкий күзәтчелегендә артиллерия генерал-майоры А.А.Греве һәм халык акчасына тузган агач чиркәү урынына таштан Вознесение чиркәве төзелә (1938 елда ябыла, 1999 елда дин тотучыларга кире кайтарыла, 2004 елда реконструкцияләнә, архитектура истәлеге).

1870 ел мәгълүматларына караганда, авылда 2 су тегермәне була.

1870 елда чиркәү-приход училищесе ачыла, 1878 елдан − бер сыйныфлы (соңрак өч сыйныфлы) катнаш земство училищесе (1886 елда 43 ир бала һәм 4 кыз бала укый).

XX йөз башында шулай ук 3 су тегермәне, икмәк саклау Һәм сату, вак-төякләр һәм шәраб кибетләре (бай крәстияннәр Чугуновларныкы булган XIX йөз ахыры он саклау корылмасы сакланган), дүшәмбе саен базар эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2820 дисәтинә тәшкил итә.

1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, 293 хуҗалыкның 66 сында ат юк, 217 – бер, ике, 10 хуҗалык өч һәм күбрәк эш аты тота; 3028 баш мөгезле эре һәм башка терлек теркәлә. 80 хуҗалык игенчелек хезмәтен вак һөнәрчелек һәм читкә китеп эшләү кәсепчелеге белән бергә алып бара.

Авыл халкы 1920 елдагы “сәнәкчеләр” фетнәсендә катнаша, 1921 елда ачлыктан нык җәфа күрә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Акташ волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан –Чаллы кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районнарында.

Хәзер Сәвәләй авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1920 елда авылда “Кызыл Октябрь” колхозы оештырыла, 1959 елдан зурайтылган “Искра” колхозы (Сәвәләй авылы), 1998 елдан – “Сәвәләй” авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү кооперативы, 2004 елдан “Зәй шикәре” агрофирмасының шул ук исемдәге бүлекчәсе составында (кырчылык, сөт терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

1947 елдан җидееллык мәктәп, соңыннан башлангыч мәктәп эшли, 1970 еллар ахырында ябыла.

Фельдшер-акушерлык пункты (2013 елдан) бар. “Изге чишмә” төзекләндерелә.

Күренекле кешеләре

И.И.Белова (1929−2006) – геометр, ТРның атказанган укытучысы, Алабуга педагогика институның физика математика факультеты деканы (1961−1962 елларда), математика кафедрасы мөдире (1964−1965 елларда);

К.Я.Наякшин (1900−1982) – тарихчы, партия-җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты, Куйбышев политехника институның Советлар Союзы Коммунистлар партиясе тарихы кафедрасы мөдире (1960−1980 елларда), Кызыл Октябрь, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры;

Н.П.Шумилин (1899−?) – ТАССР Югары судының гражданнар коллегиясе рәисе.

Халык саны

1859 елда – 713,
1897 елда – 1426,
1917 елда – 1562,
1920 елда – 1548,
1926 елда – 1169,
1938 елда – 762,
1949 елда – 513,
1958 елда – 389,
1970 елда – 388,
1979 елда – 203,
1989 елда – 126,
2002 елда – 138,
2010 елда – 113,
2017 елда – 111 кеше (руслар – 86%, татарлар – 5%).