Биографиясе

1737 ел тирәсе – 1774 елның 12 июле, Казан.

Татар милләтеннән.

Богырыслан бистәсе кешесе (элегрәк Казан губернасы Зөя өязенең Бики авылы ясаклы крәстияне).

Уложенная комиссия депутаты (1768 ел).

1773 елның декабре башында Е.И.Пугачёв ягына чыга, отряд башлыгы була.

Чирмешән кальгасын камауда катнаша (1774 ел).

1774 елның апрелендә әсирлеккә эләгә, Казан төрмәсенә ябыла.

Рига шәһәренә каторгага җибәрелергә хөкем ителә.

1774 елның июлендә Казанны Пугачёв гаскәрләре камаган вакытта аны сак офицеры чәнчеп үтерә.

Әдәбият

Алишев С.Х. Татары Среднего Поволжья в пугачёвском восстании. Казань, 1973.

Автор – И.Р.Валиуллин