Тарихы

1805 елда нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Рус Карамалысы исеме белән дә искә алына.

1861 елга кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1870 елгы мәгълүматлар буенча, авылда училище, тегермән була.

XX йөз башында волость идарәсе урнаша, Изге Александр Невский чиркәве (XIX йөздә алпавыт Пальчиковлар акчасына төзелә), земство (1888 елда 35 ир бала һәм 8 кыз бала укый) һәм чиркәү-приход (1914 елдан) мәктәпләре, земство хастаханәсе (1905 елдан, 1930 елларда Александровка участок хастаханәсе итеп үзгәртелә, 2010 елдан – табиблык амбулаториясе) эшли.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Александровка-Карамалы волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районында.

Хәзер – Александровка авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Заря» колхозы оештырыла (беренче рәисе – И.Ф.Кузнецов). 1959 елда исеме «Путь Ленина» итеп үзгәртелә, 1960 елда «Мәдәният» (үзәк утары – Татар Карамалысы авылы), «Культура» (үзәк утары – хәзер юкка чыккан Культура авылы), «Кызыл ялан» (үзәк утары – хәзер юкка чыккан Балагач авылы), «Яңа көч» (үзәк утары – Яхшы Каран авылы) колхозлары кушылу хисабына эреләндерелә. 1973 елда «Карамалинский» совхозына керә (үзәк утары – Татар Карамалысы авылы).

1997–2002 елларда авылда – «Карамалы» күмәк предприятиесе, 2003 елдан – шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдан – «Җәлил» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2019 елдан «Агросила» акционерлык җәмгыятенең «Карамалы» җитештерү комплексы эшли.

Халкы башлыча кырчылык, ит-сөт терлекчелеге һәм умартачылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда алпавыт Пальчиковлар йортында җидееллык мәктәп ачыла, 1921 елда – урта (Бөек Ватан сугышы елларында мәктәп бинасында вакытлыча балалар йорты урнаша; 1983 елда яңа бина төзелә), 2015 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә, 2019 елдан Советлар Союзы Герое А.А.Казаков исеме белән атала. 1986 елда мәктәп туган якны өйрәнү музее ачыла (нигезләүчесе – У.Н.Бәхтиев).

2015 елда балалар бакчасы тулы булмаган урта мәктәпнең мәктәпкәчә төркеме итеп үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты (1976 елда яңа бина төзелә), китапханә (1976 елдан – мәдәният йорты бинасында), табиблык амбулаториясе, күп функцияле үзәк бар.

Мәдәният йорты каршында «Рябинушка» (2004 елдан) һәм «Ядкәр» (2012 елдан) фольклор, «Алтын битлек» татар театр коллективлары (1969 елдан, 1987 елдан – халык театры), балаларның «Сказка» театр (2015 елдан), «Шатлык» фольклор (2016 елдан), «Версаль» (2018 елдан) һәм «Фреш» хореография коллективлары эшли.

2017 елдан Изге Александр Невский кәшәнәсе төзелеше бара.

Күренекле кешеләре

А.А.Казаков (1917–1950, 1975 елда җәсәде туган авылына кайтарылып җирләнә) – капитан, Советлар Союзы Герое, исеме авыл урамына бирелә, 1969 елда мәктәп террриториясендә бюсты урнаштырыла;

В.Н.Коршунов (1915–1987) – авиация генерал-майоры, Бөек Ватан сугышы ветераны, ике Кызыл Байрак, 3 нче дәрәҗә Суворов, ике Кызыл Йолдыз, беренче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры;

В.К.Якимшин (1925–2007) – полковник, Бөек Ватан сугышы ветераны, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры.

Халык саны

1859 елда – 246 ир-ат;
1870 елда – 539,
1920 елда – 1211,
1926 елда – 1060,
1938 елда – 994,
1949 елда – 785,
1958 елда – 778,
1970 елда – 667,
1979 елда – 592,
1989 елда – 605,
2002 елда – 604,
2010 елда – 502,
2021 елда – 517 кеше (татарлар – 78%, руслар – 18%).