Биографиясе

1924 елның 2 октябере, Буа кантоны Иске Тинчәле авылы – 2001 елның 8 гыйнвары, Казан.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Казан укытучылар институтын (1951 ел), Казан педагогика институтын (1954 ел) тәмамлый.

1940–1942, 1946–1952 елларда Әлки һәм Буа районы мәктәпләрендә укыта (1950–1952 елларда Буа районы Әлши җидееллык мәктәбе директоры).

1955–1959 елда КПССның Буа райкомында партия эшендә. 1954–1955 һәм 1959–1987 елларда Татарстан китап нәшриятында: мөхәррир, өлкән мөхәррир (1959–1963, 1984–1987 еллар), тарихи һәм сәяси әдәбият редакциясе мөдире, баш мөхәррир урынбасары (1972–1984 еллар).

Н.К.Габитовның аналитик мәкаләләре һәм очерклары күп кенә республика басмаларында дөнья күрә.

Партия, совет сәяси эшлеклеләренең, совет һәм чит илләрнең фәнни-популяр һәм матур әдәбият әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.

Бүләкләре

Х.Ямашев исемендәге республика бүләге лауреаты (1980 ел).

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Автор – Г.Р.Заманова.