Биографиясе

1982 елның 15 апрелендә Киров өлкәсенең Вятка Аланы районы Түбән Тойма авылында туган.

А.Н.Туполев исем. Казан дәүләт техник университетын тәмамлаганнан соң (2005), шунда ук эшли: инженер (2005–2009), ассистент (2006–2008), әйдәп баручы инженер һәм өлкән укытучы (2009–2010, 2013), предприятиедә икътисад һәм идарә кафедрасында лаборатория мөдире (2010); “Җитештерүне оештыру” укыту-методика үзәге директоры (2011, 2013), өстәмә һөнәри белем бирү институтының директор урынбасары вазифасын башкаручы (2012), корпоратив институты директоры урынбасары, “Авиатөзелеш” төбәкара тармак ресурс үзәге башкарма директоры (2013), фәнни-тикшеренү эшләре идарәсе башлыгы урынбасары (2014), предприятиедә икътисад һәм идарә кафедрасы доценты, В.А.Белугин исем. “Цифрлы икътисад” компетенцияләр үзәге җитәкчесе (2017), “Сименс” инжиниринг үзәге җитәкчесе (2018); процесслар динамикасы һәм идарә кафедрасы мөдире вазифасын башкаручы (2020), мөдире (2021 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Төп хезмәтләре сәнәгать предприятиеләрендә гамәлгә кертелгән һәм кулланыла торган концептуаль кагыйдәләрне, фәнни-методик кагыйдәләрне һәм җитештерүне оештыруда планлаштыру һәм бәяләү турында гамәли кушымтаны үз эченә алган нәтиҗәле җитештерү системаларын оештыруга, сакчыл цифрлы җитештерүне оештыруда планлаштыру алымнарын һәм чараларын эшләүгә багышлана.

Докторлык диссертациясенең темасы – “Сакчыл цифрлы җитештерүне оештыруда адаптив планлаштыру алымнары һәм чаралары”.

Уйлап табуга 2 патент һәм ЭВМ өчен программа теркәү турында 1 таныклык автордашы; сакчыл җитештерү өлкәсендә 8 илкүләм стандартлар (ГОСТ Р) автордашы.

Бүләкләре

“Татарстан Республикасында 2012–2013 елларга “Сакчыл җитештерү” методикасын гамәлгә кертү” озак сроклы максатчан программасын эшләү һәм гамәлгә кертү” эше өчен Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан республикасы дәүләт бүләге лауреаты (2014, авторлар коллективы составында).

Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фондының “50 иң яхшы инновацион идея” конкурсында “Мәгарифтә инновацияләр” номинациясендә җиңүче (2009).

Хезмәтләре

Разработка и реализация современных методов организации, управления и технологий бережливого производства на промышленных предприятиях Республики Татарстан. Изд. 2-е, дополн. Казань, 2015 (автордаш).

Бережливые и цифровые технологии в организации производства. Казань, 2019.