Биографиясе

1904 елның 22 сентябре, Казан губернасы, Зөя өязе Олы Мәми авылы – 1982 елның 22 гыйнвары, Алабуга шәһәре.

Казан танк училищесен тәмамлый (1943 ел).

1921–1926 елларда Донбасста шахтада, 1926–1933 елларда туган авылында колхозда, Разумов исемендәге совхозда (соңрак «Мамадыш» совхозы) профсоюз эшендә эшли (1936 ел), Әгерҗе шәһәрендә «Кызыл Шәрекъ» заводы базасы белән идарә итә (1938–1939 еллар), 1940–1942 елларда Алабуга шәһәренең «Ударник» артелендә эшли.

1942 елның июленнән Кызыл Армиядә.

1943 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 136 нчы гвардия укчы полкының (40 нчы армиянең 42 нче гвардия укчы дивизиясе) взвод командиры.

1943 елда Воронеж һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск һәм Полтава сугышларында, Сумы өлкәсен азат итүдә катнаша.

Черкассы өлкәсенең Маньков районы Антоновка авылы янындагы Таулы Тикич елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә: взводны үз артыннан әйдәп, беренче булып бозлы суга ташлана; суны кичеп, взвод плацдармда ныгып кала, аны кулда тоту һәм киңәйтү өчен сугыш алып бара. А.А.Гаврилов авыр яралана.

1944–1945 елларда Алабуга районы Разживино авыл советы рәисе.

1946–1957 елларда райбашкарма комитетының социаль тәэминат бүлеге мөдире, ТАССР Әзерләүләр министрлыгы вәкиле, Алабуга шәһәр советы башкарма комитеты рәисе урынбасары.

Бүләкәре

 Ике Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлек

Геройның исеме Югары Ослан районының Түбән Күл бистәсе урта мәктәбенә бирелә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1;

Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь. М., 1987. Т. 1.

Автор – М.З.Хәбибуллин.