Эчтәлек

Бөек Болгар дәүләте Азак диңгезенең төньяк һәм көнчыгыш яр буйларын, Төньяк Кавказның көнбатыш өлешен биләгән.

Көнбатыш Төрки каганлыгы таркалган вакытта болгарлар Дуло ыругы җитәкчелегендәге унногур кабиләсе белән берләшәләр. VII йөз башында ул берләшмә Авар каганлыгына керә.

635 елда болгарлар идарәчесе Орган (Ураган) хан һәм аның бертуганының улы Кубрат хан Азак диңгезе буенда үз кабиләләрен берләштерәләр, аварлардан азат булган Бөек Болгар дәүләтен төзиләр. Бу дәүләти берләшмә Византия ягында торып аварларга каршы һ.б. сугышларда катнаша. Шул хезмәтен бәяләү йөзеннән Византия императоры Ираклий Кубратка патрикий титулы бирә.

Бөек Болгар дәүләте башкаласы – Фанагория (Фәнәһар) шәһәре.

Төп халкы төрки телле огур-болгар кабиләләре (кутригур, утигур, унногундур һ.б.).

Иң куәтле дәверендә дәүләт биләмәсе Кубань елгасыннан Днепр ярларына чаклы җәелгән.

Бөек Болгар дәүләте халкының бер өлеше җир эшкәртү белән көн күргән, күпчелеге терлек асрау белән шөгыльләнгән. Фанагориядә һ.б. шәһәрләрдә һөнәрчелек һәм сәүдәгәрлек тә үсеш алган.

Кубрат хан вафатыннан соң (660 еллар), Бөек Болгар дәүләте таркала башлый. Дәүләт биләмәсенең зур өлешен хәзәрләр яулап ала (кара: Хәзәр каганлыгы).

Бөек Болгар дәүләте чорында болгарларда уртак этник сәяси үзаң үсеше күзәтелә, дәүләт таркалганнан соң төрле тарафка таралган болгарлар үз этник йөзен һәм рухи-мәдәни үзенчәлекләрен саклап калалар, яңа ватаннарында дәүләтчелек төзү традицияләрен дәвам иттерәләр (кара: «Болгар ханнары исемлеге», Идел буе Болгар дәүләте, Беренче Болгар патшалыгы).

Әдәбият

Мерперт Н.Я. К вопросу о древнейших болгарских племенах. Казань, 1957.

Артамонов М.И. История хазар. М., 1962.

Генинг В.Ф., Халиков А.Х. Ранние болгары на Волге. М., 1964.

Гадло А.В. Этническая история Северного Кавказа IV–X вв. Л., 1979.

Чичуров И.С. Византийские исторические сочинения. М., 1982.

Новосельцев А.П. Хазарское государство и его роль в истории Восточной Европы и Кавказа. М., 1990.

Плетнёва С.А. Очерки хазарской археологии. М. – Иерусалим, 2000.

Golden P.B.Khazar Studies. An historic-philological inguiry into origins of the Khazars. Bdpst, 1980. V. 1–2.

Автор – И.Л. Измайлов