Биографиясе

1912 елның 20 ноябре, Казан – 1981 елның 7 апреле, шунда ук.

Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң (1938 ел), В.И.Ленин исемендәге Казан химия заводында дозировщик, смена һәм остаханә башлыгы, өлкән мастер, производство һәм 40 номерлы Махсус техник бюро башлыгы (1948 елдан), баш инженер (1949 елдан), директор (1955–1967 еллар) булып эшли.

1967–1975 елларда Казан химия продуктлары фәнни-тикшеренү институтында директор, 1975–1981 елларда «Союзхимпроект» институтының техник бүлегендә баш белгеч (Казан).

Аның җитәкчелегендә завод яңадан үзгәртеп корыла. Техник яктан яңартыла, СССРда беренче тапкыр яна торган гильзалар җитештерү үзләштерелә; химия продуктлары эшләп чыгару цехлары төзелә (эмальләр, лак, целлулоидлы уенчык, ясалма тукыма, яктырткычлар), алар белән предприятие халыкара базарга чыга (1962 ел); фәнни-тикшеренү институтының яңа лаборатор-конструкторлык һәм тәҗрибә-җитештерү базасы булдырыла һәм ул тармакның төп институтына әверелә.

Уйлап табуга 23 авторлык таныклыгы бар.

СССР Министрлар Советы премиясе бирелә (1979 ел).

Бүләкләре

Ленин ордены, Октябрь Революциясе, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Пороховая промышленность: Краткий ист.-биогр. справ. М., 1995;

Казаков В.С. 210 лет на службе Родине: Казанский пороховой завод. Казань, 1998;

Из истории отечественной пороховой промышленности. М., 2000.