Тарихы

XVIII йөздә алпавыт Нарышкиннар тарафыннан нигез салына. 1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау, икмәк сату таралган була.

1888 елда авылда земство мәктәбе ачыла. XX йөз башында икмәк (XIX йөз ахырында еллык йөк әйләнеше 175 мең пот тәшкил итә) һәм агач материаллары ташу пристане, 2 тимерче алачыгы, 1 су һәм 7 җил тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 440 дисәтинә тәшкил итә.

Авыл халкы Тәмте авылы Троица чиркәве приходына карый.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Тәмте волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Тәмте, 1931 елның 20 октябреннән – Кама Тамагы, 1935 елның 10 февраленнән – Тәмте, 1958 елның 16 июленнән – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.

Хәзер Тәмте авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Лабыш» колхозы оештырыла, соңрак Будённый исемендәге колхоз итеп үзгәртелә. 1950 елдан Мичурин исемендәге колхоз (үзәк утары Тәмте авылында) составында, 1994–2008 елларда – Мичурин исемендәге крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе. 2002–2011 елларда – «Тәмте» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы «Нармонка» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте икенче филиалы «Тәмте» бүлекчәсендә башлыча авыл хуҗалыгы, бакчачылык белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда фельдшер-акушерлык пункты, Архангел Михаил чиркәве (2017 елдан) эшли.

Авылдан төньяктарак «Лабыш таулары» табигать тыюлыгы (1991 елдан) урнаша.

Авыл янында археология истәлекләре: Лабыш торулыгы һәм Лабыш шәһәрлеге (Казан яны һәм Ананьино культуралары) табыла.

Халык саны

1859 елда – 412,
1897 елда – 542,
1908 елда – 498,
1920 елда – 623,
1926 елда – 565,
1938 елда – 529,
1949 елда – 480,
1958 елда – 421,
1970 елда – 365,
1979 елда – 230,
1989 елда – 151,
2002 елда – 82,
2010 елда – 61,
2017 елда – 73 кеше (руслар).