Биографиясе

1882 елның 9 июле, Харьков губернасы Семиротовщина хуторы – 1967 елның 15 гыйнвары, Лонг-Айленд, АКШ.

Рәсем сәнгатендә беренче күнекмәләрне рәссамнар А.К.Вениг һәм А.И.Рощина-Колесовадан ала.

Казан (1899–1900, 1901–1902) һәм Одесса (1900–1901) сәнгать мәктәпләрендә, Мюнхен Король академиясендә (1902–1903), Парижда Ф.Кормон остаханәсендә (1904), Мәскәү нәкышь, сын һәм архитектура училищесендә (1911–1914) укый.

Әдәбият-сәнгать авангарды лидерларының берсе, XX йөз башында академик юнәлештә булмаган һәм авангард хасиятендәге күргәзмәләр оештыра һәм аларда катнаша; күпсанлы манифестлар, мәкаләләр, җыентыклар, футуристик альманахлар авторы, бизәүчесе һәм нашире («Рыкающий Парнас», 1913; «Требник троих», 1913; «Сборник единственных футуристов в мире», 1914; «Галдящие «бенуа» и новое русское национальное искусство», 1913, һәм башкалар.

1915 елдан «Первый футуристический журнал» мөхәррире.

Күп кенә иҗади берләшмәләр («Союз молодежи», «Бубновый валет» һәм башкалар) әгъзасы, футуристларның «Будетляне» төркемен оештыручыларның берсе (1910).

1913–1914 елларда, футуризмны сәнгатьнең яңа юнәлеше буларак пропагандалап, В.В.Маяковский һәм В.В.Каменский белән Россия буйлап (Одесса, Тифлис, Симферополь, Кишинев, Николаев, Киев, Ростов-Дон, Казан) сәяхәттә катнаша.

1915–1918 елларда хатынының Иглино станциясе янындагы утарында (Уфа губерниясе) яши. Уфа сәнгать түгәрәге эшчәнлегендә актив катнаша, А.Э.Тюлькин, П.М.Лебедев, К.С.Дәүләткилдиев кебек рәссамнар белән якыная.

150 гә якын әсәр авторы, алар арасында «Җиңүчеләр» (1916), «Татарлар» (1916), «Кызыл өйлә вакыты» (1917), «Татар кызчыгы» (1918), «Татар авылы» (1910 еллар) һәм башкалар бар.

Бүздәк станциясе янындагы Каран Байраш, Түреш авылларында (Уфа губернасы) эшли.

1922 елдан АКШта. Актив рәвештә иҗат итә, күргәзмәләр оештыру, наширлек эшчәнлеге алып бара. «Color and Rhуme» («Төс һәм рифма»), «Русские художники в Америке» журналларын чыгара, «Русский голос» эшчеләр газетасының баш мөхәррире була.

Режиссер Н.Евреинов, рәссамнар Н.Рерих, Н.Фешин (Бурлюк аңа «Цвет и рифма» журналының бер санын багышлый), С.Сорин, С.Судейкин, Б.Григорьев, Б.Анисфельд, композитор һәм пианист Д.Темкин, сынчы А.Блазис, артист һәм режиссер Л.Копелевич-Луга белән якыннан аралаша.

М.Горький һәм П.М.Дульский белән хат алыша. Соңгысының үтенече буенча Казан рәссамы Н.Н.Ливанова, Уфа рәссамы А.Э.Тюлькин белән берлектә үз тормышының Казан чоры турында «На путях искусства» дигән истәлекләрен яза («Голос Родины», май – июнь 1946, Нью-Йорк).

1956 елда һәм 1965 елда СССРда була.

Бурлюк Д.Д. Йортлы пейзаж. 1900 еллар

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әсәрләр тупланмасы

Д.Д.Бурлюк әсәрләре Рус музеенда, Пермь сәнгать галереясында, Омск сынлы сәнгать музеенда, Иркутск сәнгать музеенда, Әрмәнстан картиналар галереясында, Ростов өлкә сынлы сәнгать музеенда, Куйбышев сәнгать музеенда, Уфа сәнгать музеенда, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, АКШта галереяларда һәм шәхси җыелмаларда саклана.

Хезмәтләре

Стихи, картины, автобиография. [Б. м.], 1924.

Свирель собвея. [Б. м.], 1924.

Энтелехизм. 20 лет футуризма. [Б. м.], 1930.

Отец пролетарского футуризма. Поэт, художник, оратор, журналист. М., 1932.

Воспоминания отца русского футуризма // Минувшее. 1991. Вып. 5.

Әдәбият

Художники народов СССР: биобиблиографический словарь. 1970. Т. 1.

Давид Бурлюк. Фактура и цвет. Произведения Давида Бурлюка в музеях российской провинции: каталог: В 2 кн. Уфа, 1994.

Автор – Е.П.Ключевская