Биографиясе

1880 елның 5 феврале, Казан губернасы, Чистай өязе Күлбай-Мораса авылы –1938 елның 19 декабре, Әнкара, Төркия.

Чистай мәдрәсәсен, Казан татар укытучылар мәктәбен (1904), Казан университетының юридик факультетын (1915) тәмамлый.

Укытучылар мәктәбендә укыган вакытта иҗтимагый-сәяси эшчәнлек белән мавыга, «Шәкертлек», «Хөррият» студентлар төркеме әгъзасы була; Г.Исхакый, Г.Терегулов, Ш.Мөхәммәдъяров, Х.Ямашев белән таныша.

1905–1907 еллардагы революция вакытында эсерлар партиясенең җирле бүлегенә кушыла, Казанда «Таң», «Таң йолдызы» газеталарын нәшер итүдә катнаша. «Таңчылар» төркемен оештыручылардан һәм аның җитәкчеләреннән берсе (1905–1907).

Демократик юнәлештәге «Казан мөхбире», «Ил», «Сүз» газеталары, «Ялт-йолт», «Мәктәп» журналлары белән хезмәттәшлек итә.

1907 елда 2 нче Дәүләт Думасы сайлауларына тавышка куела, сәяси ышанычсызлыгы сәбәпле читләштерелә. Думада мөселманнар фракциясе секретаре булып эшли, фракциянең документлар эшен алып бара, депутатларга нотыклар текстларын яза.

«Мөселман хезмәт таифәсе»н оештыручыларның берсе, аның катнашында хезмәт таифәсе әгъзалары «Дума» газетасын нәшер итәләр.

1909 елда «М.-Ф.Усал» тәхәллүсе белән «Беренче, икенче вә өченче Думада мөселман депутатлар һәм аларның кылган эшләре» брошюрасын бастыра. Аның 1 нче өлешендә Туктаров Россиядә парламентаризм формалашуның алшартлары тарихын, 1 нче, 2 нче Дума язмышын һәм 3 нче Дума эшчәнлегенең башлангыч чорын бәян итә. 2 нче өлешендә мөселман депутатларның биографияләренә кагылышлы публицистик стильдә язылган мәгълүматлар тупланган.

1915 елдан С.Ш.Алкин карамагында Казан суд палатасында адвокат ярдәмчесе.

1917 елгы Февраль революциясеннән соң татар милли хәрәкәте лидерларының берсе. Мөселманнар комитетын (1917–1918) оештыручы һәм аның рәисе, «Корылтай» газетасының мөхәррире.

Толымбай үзен демократ дип исәпли, революциядә татар халкы өчен милли мәсьәләне хәл итү әһәмиятле дип саный; татарлар арасында сыйнфый көрәш идеясен кире кага, аларны милли килешүгә чакыра.

Бөтенроссия мөселманнарының 1 нче һәм 2 нче корылтайларында катнаша.

1917 елда Казан шәһәр Думасы гласные һәм Казан губерна Милли Шурасының башкарма комитеты әгъзасы.

Совет хакимиятен кабул итми, большевикларга ачыктан-ачык каршы чыга.

1918 елда КОМУЧ әгъзасы, «Маяк» газетасы мөхәррире.

1919 елның август ахырында Харбин шәһәренә күчеп китә, анда Г.Исхакый белән очраша, Россиядә яшәүче төрки-татар халкының мәнфәгатьләрен кайгырту өчен аның белән Европага китә.

Милләт Мәҗлесеннән сайланган вәкил буларак, С.Максуди һәм Г.Исхакый белән бергә Парижда узган солых конференциясендә катнаша.

Эмиграциядә Франциядә, Германиядә, 1920 еллар уртасыннан Төркиядә яши. Әнкарада журналистика белән шөгыльләнә һәм укыта, Төркия республикасы Мәгариф министрлыгы каршындагы китапханәдә идарәче булып эшли.

Әдәбият

Усманова Д.М. Профессора и выпускники Казанского университета в Думе и Госсовете России, 1906–1917. Казань, 2002.