Биографиясе

1944 елның 22 марты, ЧАССР, Чабаксар шәһәре — 2013 елның 31 декабре, Казан.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1967), шунда ук Математика һәм механика фәнни-тикшеренү институтында эшли, сүрүләр механикасы лабораториясе мөдире (1988 елдан).

1998 елдан Татар бизнеска булышлык итү институтының математика кафедрасы мөдире, 2007 елдан профессор.

Хезмәтләре юка диварлы корылмалардагы стационар һәм тиз үтүчән процессларга карый. Шалабанов оптик голографик интерферометрия алымнары ярдәмендә статик һәм динамик йөкләнеш астында булган пластиналар һәм сүрүләрне тикшерә; типлаштырылган мәсьәләләрне чишү өчен голографик интерферометриянең 3 экспозицияле алымын тәкъдим итә. «Эконометрика» (2008) уку ярдәмлеге авторларының берсе.

СССРның баскетбол буенча спорт остасы (1968).

Хезмәтләре       

Голографическая интерферометрия и фототехника. К., 1990 (автордаш); 

Метод определения деформаций в оболочках на основе СИ голографической интерферометрии // Изв. РАН. Механика твёрдого тела. 1999. № 3; 

Three-exposure Method of FL Hologram Interferometry in Mechanics of Thin-walled Spatial Structures // Proc. SPIE. 1995. V. 2545.