Эчтәлек

Табигый (шул исәптән тере организмнарда) һәм синтетик кристалларның симметриясен, төзелешен, ясалышын һәм үзенчәлекләрен өйрәнә. Кристаллография бурычларыннан берсе — катлаулы органик кушылмаларның төзелешен ачыклау. Мөстәкыйль фән буларак, XVIII йөз уртасында барлыкка килә һәм минералогия белән тыгыз бәйләнештә үсә. Кристалларны кырлап эшкәртү законнары ачыклана (фр. галимнәре Ж.Ромэ-Делиль, 1783; Р.Аюи, 1784); кристалларның тышкы формалары симметриясе теориясе (рус галиме А.В.Гадолин, 1867) һәм аларның эчке фәзаи төзелеше теорияләре үсеш ала (фр. галиме О.Браве, 1848; рус кристаллографы Е.С.Фёдоров, 1890; немец галиме А.Шёнфлис, 1891 һ.б.), кристаллар төзелеше ачыклана (ингл. физиклары У.Г. һәм У.Л.Брэг, 1913). Кристаллография үсеше шулай ук рус галимнәре Г.В.Вульф, Е.Е.Флинт, Н.В.Белов, А.В.Шубников, А.И.Китайгородский һ.б., Америка галиме Л.Полинг, немец физигы В.Фохт һ.б. эшчәнлекләре белән бәйле. Кристаллография геометрик (тышкы форма һәм эчке төзелеш өйрәнелә), физик (кристаллофизика, кристалларның физик үзенчәлекләрен тикшерә) һәм физик-химик (кристаллохимия) өлешләргә бүленә. Кристаллар синтезлау өчен теоретик нигез булып тора (алмаз, германий, зөбәрҗәт, кварц һ.б.).

Татарстанда кристалларны тикшерү XIX йөздән башлана. 1893 елда Г.В.Вульф дөньяда кристаллографлар киң куллана торган «Вульф челтәре»н эшли. Кристаллар почмакларын төгәл үлчәү буенча теоретик эшләр башкарыла.

Күкерт, авгит, крокоит, целестин һ.б. минералларның кристаллик формалары катышмаларның изоморф һәм изоморф булмаган характерда кристалларга үтүе, аларның кристалларда урнашуы; альбитларның оптик үзенчәлекләренең химик составы белән бәйләнеше; корунд кристаллары буенча слюда псевдоморфозлары (Ф.Ф.Розен, П.И.Кротов, Л.М.Миропольский, Б.А.Успенский һ.б.) өйрәнелә; кристалларның магнит үзенчәлекләре радиоспектроскопик ысуллар белән тикшерелә. XX йөзнең 2 нче яртысында яңа фәнни юнәлеш — минераллар физикасы (В.М.Винокуров) төзелә. Кристаллофизика һәм кристаллохимия (А.И.Бахтин, Г.Р.Булка, Н.М.Низаметдинов һ.б.), кристаллогенез (В.А.Тимесков, В.П.Морозов һ.б.) буенча тикшеренүләр үткәрелә. ЦНИИгеолнерудта Т.З.Лыгина җитәкчелегендә руда булмаган минераль чималның төп төрләрен рентгентөзелеш фазалы (В.В.Власов, С.А.Волкова), спектроскопик (В.А.Гревцев, В.Ф.Крутиков) дифференциаль термик (Е.Н.Шляпкина, А.М.Гобәйдуллина) һәм фотолюминесцент (В.А.Гревцев) анализ ысулы белән структур-кристаллохимик характеристикаларын билгеләү буенча федераль стандартлар эшләнә.

Әдәбият  

Уиттекер Э. Кристаллография. М., 1983;

Винокуров В.М. История кафедры минералогии и петрографии Казанского государственного университета. К., 1990.

Автор — В.А.Тимесков