Чыгу вакыты

1816–1818 елларда скрипач, дирижер, педагог, фольклорчы һәм музыка аң-белем таратучы И.В.Добровольский тарафыннан Әстерхан шәһәрендә рус телендә 8 саны чыгарыла.

Темалары

Россия халыклары музыка фольклоры үрнәкләрен язып алу, гармонизацияләү алымнарын гамәлгә кертүнең беренче тәҗрибәсе булып тора.

«Азиатский музыкальный журнал»да 32 көй, шул исәптән Әстерхан һәм Казан татарларының 2 көе чыга. Җырларны һәм бию көйләрен тавыш һәм фортепиано өчен эшкәрткәндә, биюләрне фортепианода башкаруда И.В.Добровольский татар көйләре үзенчәлекләрен гомумевропа классик музыка системасы закончалыкларына яраклаштырырга омтыла.

«Казанские известия» газетасының 1816 ел 26 июль санында басылган «Азиатский музыкальный журнал» проспектында татар җырлары һәм биюләре исемлеге басыла.

Әдәбият

Луганский Н. Неутомимый просветитель // Советская музыка. 1966. № 12.

Ямпольский И. Азиатский музыкальный журнал // Музыкальная энциклопедия. М., 1973. Т. .

Ямпольский И. Добровольский Иван Викентьевич // Музыкальная энциклопедия. М., 1974. Т. 2.