Биографиясе

1841 елның 16 гыйнваре, Пенза губернасы, Пенза өязе Воскресенское авылы — 1911 елның 12 мае, Мәскәү.

Чыгышы белән руханилардан.

Мәскәү университетын тәмамлагач (1865), шунда ук укыта: профессор стипендиаты (1867 елга кадәр), 1879–1882 елларда доцент, 1882–1885 елларда экстраординар профессор, 1885–1897 елларда ординар профессор, 1897 елдан рус тарихы кафедрасы атказанган профессоры.

1866 елның сентябре-декабрендә Казанда булып китә, анда руханилар академиясе китапханәсендә рус агиографиясе буенча иң тулы кулланма булган «Тарихи чыганак сыйфатында изгеләрнең борынгы рус чорындагы тәрҗемәи хәлләре» («Древнерусские жития святых, как исторический источник», М., 1871) фундаменталь монографиясе өчен материаллар җыя.

Ключевскийның методологиясе һәм концепциясе нигезендә позитивистик карашлар ята. Ул тарихи процессның, гомуми алгарышның тышкы һәм эчке шартлары үрелеше буларак, закончалыклы күренеш булуы турындагы идеяне эшли, Россия тарихына яңача карау системасын формалаштыра. Күләмле «Рус тарихы курсы»нда («Курс русской истории», 1880 еллар; М. басмасы, т. 1–5, 1904–21) ул Россиянең борынгы заманнардан XIX йөзгә кадәрге тарихи үсеш процессын социологик яссылыкта карый, шул исәптән Алтын Урданың Россия үзәкләшкән дәүләте оешуга булган йогынтысын күрсәтә; Мәскәү кенәзләре һәм патшаларының Алтын Урдага, Идел буендагы һәм Себердәге татар ханлыкларына карата сәясәтен өйрәнә; рус халкының Көнчыгыш Европаны колонияләштерү этапларын тикшерә. Ключевский Батыйның Русьны яулап алуы ил өчен милли һәлакәт булган, рус халкы әхлагының һәм үз-үзен тотышының тупаслануына китергән, дип исәпли. Ләкин ул Урда ханнары хакимиятенең уңай якларын да күрә: алар Мәскәү бөек кенәзе хакимиятенең ныгуы һәм рус бердәмлеге үзәге барлыкка килү өчен алшартлар тудырган, дип саный. Ключевский фикеренчә, татарлардан башка феодаль кенәзләр «Россияне кисәкләргә таркатырлар иде». Үткәнне җанлы күренешләрдә сәнгати сурәтләүгә омтылып, галим үзен искиткеч стилист итеп күрсәтә. Аның игътибарны җәлеп итәрлек формадагы, аңлаешлы һәм бай эчтәлекле хезмәтләре бөтен дөньяда Россия тарихы буенча чыгарылган дәреслекләрнең нигезе һәм төп чыганагы булып хезмәт итә.

Хезмәтләре

Краткое пособие по русской истории. М., 1897;

Опыты и исследования: Первый сб. статей. М., 1912;

Очерки и речи: Второй сб. статей. М., 1913; Отзывы и ответы: Третий сб. статей. М., 1914;

Соч.: В 8 т. М., 1956–59.

Әдәбият

В.О.Ключевский: Характеристики и воспоминания. М., 1912;

Киреева Р.А. В.О.Ключевский как историк русской исторической науки. М., 1966;

Нечкина М.В. В.О.Ключевский: История жизни и творчества. М., 1974;

Карагодин А.И. Философия истории В.О.Ключевского. Саратов, 1976;

Черепнин Л.В. Отечественные историки XVIII–XX вв. М., 1984.

Автор — Е.Б.Долгов