Тарихы

Авылга XVIII йөз башында Сембер губернасыннан күчеп килүчеләр нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Алькина, Марьино авылы исемнәре белән дә билгеле.

1861 елгы реформага кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә; XIX йөздә Левашёвлар алпавыт була, шул исәптән генерал-лейтенант А.Л.Левашёв (1739−1811). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, мичкә ясау, урман, тимерчелек кәсепчелеге таралган була.

Халкы 1773−1775 еллардагы Крәстияннәр сугышында Е.И.Пугачёв ягында актив катнаша.

XX йөз башында авылда катнаш бер класслы земство мәктәбе (1901 елдан), икмәк саклау һәм сату, 2 бакалея һәм казна-шәраб кибетләре эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 995 дисәтинә тәшкил итә.

1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, авылдагы 95 хуҗалыкның 10 сында ат бөтенләй юк; 77 − бер, ике; 8 хуҗалык өч һәм күбрәк тә эш аты тота; 1442 баш мөгезле эре терлек һәм башка терлек теркәлә.

Авыл янында Мельгуновлар һәм Платонова утары урнашакан була, алар карамагында 2228 дисәтинә җир, 995 дисәтинә урман, су тегермәне һәм юлда йөри торган атлар заводы була.

Җәмәгать һәм земство эшлеклесе, IV Дәүләт Думасы депутаты А.П.Мельгунов (1876−1917 елдан соң) Мельгуновлар утарының (Алькино хуторы) соңгы хуҗасы.

Авыл Яңа Спас авылының Спас чиркәве приходына, соңыннан Баткак авылының (хәзерге Сарман районы) Михайлово чиркәве приходына карый.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Яңа Спас волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1959 елның 26 мартыннан – Сарман, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Бохарай авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Красный боец №2” колхозы оештырыла. 1958 елдан зурайтылган Калинин исемендәге колхоз составында (Бохарай авылы, 1963 елдан – Куйбышев исемендәге), 1998 елдан “Бохарай” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. 2010 елдан “Восток” агрофирмасы бүлекчәсе эшли (сөт терлекчелеге, дуңгызчылык, сарык асрау).

Мәдәният

Авылда төзекләндерелгән “Алкино” (2010 ел), “Анисимов” (2012 ел), “Захаров” (2014 ел) чишмәләре, 2 кәшәнә баганасы бар.

Халык саны

1859 елда – 306,
1870 елда – 401,
1896 елда – 418,
1913 елда – 580,
1920 елда – 612,
1926 елда – 639,
1938 елда – 529,
1949 елда – 420,
1958 елда – 434,
1970 елда – 317,
1979 елда – 170,
1989 елда – 116,
2002 елда – 106,
2010 елда – 88,
2017 елда – 101 кеше (руслар – 83%, татарлар – 16%).