Зөя елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 29,2 км. Бассейнының мәйданы 237,8 км2. Идел буе калкулыгыннан, Буа районында ага. Елга башы Сарсаз авылыннан 3,5 км көнбатыштарак, тамагы Чуаш Сарыкамышы авылыннан көньяктарак. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы – 70 м. Чилчәнең су җыелу мәйданында урман үсемлекләре үсми диярлек.

1,6 дан 33 км га кадәрге озынлыктагы 5 кушылдыгы бар, иң зурысы – Олы Тилчә (уң кушылдык). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,4 км/км2. Туенуы катнаш, күбрәк кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Җәен озак вакыт яңгырлар булмаганда, елганың кайбер урыннары кибә. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 50 мм, ташу вакытында су агымы катламы 52 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,015 м3/с.

Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 400-500 мг/л.

Чилчә бассейнында суының гомуми күләме 3,2 млн м3 булган 3 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.