1958 елның 3 сентябрендә Казан шәһәрендә туган.

Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый (1982). Спорт белән 1968 елда тренер Ф.Хәсәновта шөгыльләнә башлый.

Шәхси һәм команда ярышларында СССР (1985, 1987, 1989), яшьләр арасында дөнья (1978) чемпионатларында, Бөтендөнья универсиадасында (1979), Дөнья чемпионатында (1981) җиңүче, Европа кубогына үткәрелгән бәйгедә көмеш медаль (1987) ала.

1982–1992 елларда һәм 1996 елдан Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгына караган оешмада хезмәт итә. 1992–1996 елларда 3 нче балалар-яшүсмерләр олимпия әзерлеге махсус спорт мәктәбендә тренер.

«Кылыч чыңы» («Сабельный звон», 1979) исемле китап авторы.