Биографиясе

1932 елның 2 июле, Норлат районы Мулла Иле авылы – 2020 елның 26 августы, Казан шәһәре.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1955), Тубыл педагогика институтында эшли.

1962–2011 елларда Казан университетында, 1994–1999 елларда татар теле кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Татар ономастикасына нигез салучыларның берсе.

Хезмәтләре төрки-татар ономастикасы, ономастик лексикография, топонимика һәм лексикология, татар халкы этногенезына карый.

Урта мәктәпләрдә татар теле укыту методикасына караган хезмәтләр авторы.

«Татар топонимиясе» монографиясе (1998) өчен Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт бүләге бирелә (2002).

Казан университетының атказанган профессоры (2010).

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Татар исемнәре ни сөйли? Казан, 1998.

Татар телен урта мәктәптә һәм гимназияләрдә укыту методикасы. Казан, 2002.

Әдәбият

Тюркологи современного Татарстана. М., 1997.

Гомәр Фәез улы Саттаровка 75 яшь // Фән һәм тел. 2007. № 3.