Тарихы

1762 елга кадәр нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык.

XX йөз башында 2 мәчет, 2 мәктәп, җил тегермәне, 2 икмәк саклау-сату, 3 бакалея кибетләре эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1923 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Ерсубай волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы, 1924 елдан – Чистай кантонында.1930 елның 10 августыннан – Беренче Май, 1963 елның 1 февраленнән – Лениногорск, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Чирмешән районында.

Хәзер – Туймәт авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Азат” колхозы оештырыла. 1957 елда “Азат” һәм “Урал” (Кара Чишмә авылы) Вахитов исемендәге колхозга (үзәк утары – Кара Чишмә авылы) берләштерелә, 1962 елда Орджоникидзе исемендәге колхозга (үзәк утары – Югары Кәминкә авылы) кушыла.

1972 елда авыл “Победа” колхозында (үзәк утары – Түбән Кармалка авылы). 1989 елда “Победа” колхозы ике “Победа” һәм “Азат” (үзәк утары – Туймәт авылы) хуҗалыкларына бүленә. 1996 елдан “Азат” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2006 елдан “Туймәт” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2009–2016 елларда “Агроуслуги Черемшан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. Хәзерге вакытта авыл җирлеге җирләре инвестор “Био-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан эшкәртелә.

Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге, умартачылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1923 елда мәдрәсә җирлегендә башлангыч мәктәп ачыла, 1933 елда – җидееллык, 1941 елда – башлангыч, 1945 елда – җидееллык, 1962 елда – сигезьеллык (1984 елдан яңа бинада), 1985 елда – урта, 2011 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә. Мәктәп каршында 1994 елда музей (оештыручысы – И.М.Рәҗәпов) эшли.

Мәдәният йорты (1970 елдан), китапханә (1938 елдан уку өе буларак, 1971 елдан мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (1938 елдан, башта бала тудыру йорты буларак хезмәт күрсәтә, 2019 елдан яңа бинада), “Йолдыз” балалар бакчасы (1988 елдан), мәчет (1991 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Яшьлек” хореография, “Бәхетле балачак” балалар хореография, “Яз” (2005 елдан), “Хыял” (2009 елдан) вокаль ансамбльләре эшчәнлек күрсәтә.

Күренекле кешеләре

Ә.К.Гыйматдинов (1936 елда туган) – нефтьче, хакимият-хуҗалык эшлеклесе, РФнең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре, Халыклар дуслыгы, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры;

Г.К.Гыйматдинов (1925–1996) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, Социалистик Хезмәт Герое, СССРның мактаулы нефтьчесе, ТАССРның Октябрь районы Нурлат шәһәренең мактаулы гражданы, Ленин (ике тапкыр), Хезмәт Кызыл Байрагы, беренче, икенче Ватан сугышы, Халыклар дуслыгы орденнары кавалеры;

С.К.Гыйматдинов (1930–2003) – авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры;

Н.З.Мортазин (1941 елда туган) – техник фәннәре кандидаты;

Р.К.Сәүбанова (1967 елда туган) – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, педагогия фәннәре кандидаты, Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы директоры (2010 елдан), Чирмешән районының мактаулы гражданы;

Р.Х.Фәссахов (1952 елда туган) – техник фәннәре кандидаты, РФнең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре, “Татойлгаз” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры (1989 елдан);

Ә.Ш.Шәфигуллин (Александр Гаврилович буларак билгеле) (1905–1971) – физик, физика-математика фәннәре докторы, профессор, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе.

Халык саны

1834 елда – 411,
1870 елда – 707,
1897 елда – 993,
1906 елда – 1092,
1920 елда – 1329,
1926 елда – 630,
1949 елда – 788,
1958 елда – 716,
1970 елда – 939,
1979 елда – 810,
1989 елда – 605,
2002 елда – 596,
2010 елда – 580,
2020 елда – 477 кеше (татарлар).