Тарихи-мемуар, сәяси хезмәтләр, проза яисә шигырь китапларының кушма исемнәре составында килә (мәсәлән, Фирдәүсинең «Шаһнамә»се, Гаттарның «Панднамә»се, Низамелмөлекнең «Сиясетнамә»се, Бабурның «Бабурнамә»се).

Мондый мисаллар татар әдәбиятында да бар (Харәзминең «Мәхәббәтнамә»се, Г.Чокрыйның «Хаҗнамә»се, Г.Утыз Имәнинең «Горбәтнамә»се һ.б.).

Әдәбият          

Әдәбият белеме сүзлеге. К., 1990.

Автор — Х.Й.Миңнегулов