Биографиясе

1940 елның 7 июне, Казан – 2017 ел, Яр Чаллы.

Казан сынлы сәнгать училищесын (1966), Ташкент театр-сәнгать институтын (1972) тәмамлый. 

1973 елдан 1 нче сынлы сәнгать мәктәбендә укыта, 1973–1989 елларда – шунда директор.

Иҗаты

Ф.Г.Гыйрфанов – республикада татар халкының шәмаил сәнгате традицияләрендә эшләүчеләр арасында әйдәп баручы осталарның берсе.

Дини эчтәлектәге картиналарны ул фольга ярдәмендә яктылык бирелгән пыяла өслегендә майлы буяулар белән башкара.

Рәссам шәмаилләрнең сәнгатьчә образлылыгын шактый баета. Аның «Болгар шәһәре» (1986), «Кәгъбә» (1994), «Иман баскычлары» (1994), «Болгар бакчасы – сагыш бакчасы» (1995), «99 илаһи исем» (1995), «Тереклек агачы» (1998), «Ислам» (1998), «Намаз уку өчен Казан календаре» (1999), «Ибне Фазлан көймәсе» (2000) һ.б. әсәрләре детальләр байлыгы, үзенчәлекле төсләр чишелеше, мәгълүмат тыгызлыгы белән аерылып тора.

Ф.Г.Гыйрфанов шәмаилләрендә Коръән аятьләре нигез итеп алына һәм алар сурәтле образлар символикасы белән тулыландырыла. Шәмаил язу өлкәсендәге камил профессиональ белеме нәтиҗәсендә Ф.Г.Гыйрфанов 1990 елларда сәнгатьнең бу төрен яңартуга өлеш керткән аз санлы рәссамнарның берсенә әверелә.

Күргәзмәләре

Халыкара күргәзмәләрдә, төбәк һәм республика күргәзмәләрендә катнаша (Гамәли сынлы сәнгать, 1994 – Дубай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре; «Ике Автошәһәр», 1995, Париж; Татарстан Республикасы көненә багышланган күргәзмә, 1992, Казан; «Татарстан чәчәкләре», 1995, Казан; Татарстан рәссамнары берләшмәләре, 1995, Болгар ш. һ.б.).

Шәхси күргәзмәсе 1988 елларда Чаллыда уза.

Әсәрләре тупланмалары

Әсәрләре ТР Милли музеенда, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Россиядәге һәм чит илләрдәге шәхси коллекцияләрдә саклана.

Әдәбият

Шамсутов Р.И. Слово и образ в татарском шамаиле. Казань, 2003.

Автор – Р.И.Шәмсутов