1996 елда нигез салына.

2000 елда ТР Президенты М.Ш. Шәймиев Указы белән залга композитор, татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшев исеме бирелә.

Элек Дәүләт Зур концерт залы урынында Казан дәүләт консерваториясенең актлар залы булган. 1996 елда зал реконструкцияләнә, искиткеч интерьер, заманча техник җиһазланыш һәм камилләштерелгән акустик параметрларга ия була. 2000 елда реконструкция авторлары архитекторлар В.П.Логинов, Е.И.Прокофьев, конструктор В.А.Абрамов Россия Федерациясе дәүләт премиясенә лаек була.

Архитекторлар нияте белән концерт залының яңа бинасы көнчыгыш һәм көнбатышның сәнгать традицияләренең үзара тәэсир итешүе үрнәгенә әйләнә. Тамаша залы интерьеры композициясенең нигезен 1997 елда урнаштырылган зур орган тәшкил итә. Орган дөньякүләм танылган «Flentrop» фирмасы (Заандам, Нидерланд) тарафыннан ясалган.

Проект авторлары модульле акустика идеясен тормышка ашыра ала, димәк, залны музыка коралы кебек көйләргә мөмкин. Шулай итеп, Дәүләт Зур концерт залы – милли мәдәни традицияләрне дә, заманча Европа эстетикасы стандартларын да, концерт комплексының гамәли бурычларын да исәпкә алган дизайн композициясе үрнәге.

Дәүләт Зур концерт залы – Казанның төп академик сәхнәсе, анда классик музыка йолдызлары: Мстислав Ростропович, Родион Щедрин, Олег Лундстрем, Валерий Гергиев, Юрий Башмет, Владимир Спиваков, Владимир Федосеев, Ирина Архипова, Чечилия Бартоли, Дмитрий Хворостовский, Мөслим Магомаев, Денис Мацуев, Борис Березовский һәм башка бик күп танылган музыкантлар чыгыш ясады.

Дәүләт Зур концерт залы Татарстан башкаласының төп концерт сәхнәсе генә түгел, ә Казанның музыкаль тормышының әйдәп баручы үзәкләренең берсе дә. Аның диварларында ТР Дәүләт камера хоры, ТР Дәүләт кыллы квартеты, ТР Дәүләт симфоник оркестры, Казан дәүләт консерваториясе коллективлары репетицияләр уздыра һәм концертлар бирә.