Әгерҗе районының көньяк-көнбатышында урнашкан. Иж елгасы үзәненең түбәнге агымындагы участокны били, Кичкетаң авылыннан көнчыгыштарак, Салагыш авылыннан көнбатыштарак, Кырынды авылыннан көньяктарак.

1997 елда оештырыла. Мәйданы 9800 га, шул исәптән урман белән капланган өлеше 1676 га.

Елга тугае һәм тамак өлешендәге беренче тугай өсте террасасы Түбән Кама сусаклагычы сулары астында калган. Күп кенә, шул исәптән элеккеге су юлындагы күлләр бар. Сөзәклек итәкләрендә суы зур дебитлы булган чишмәләр ага.

Нигездә, ылыслы һәм киң яфраклы урманнар үсә. Сирәк куаклы һәм ярлы үлән капламлы чыршылыклар һәм яшел мүкле урманлыклар гадәти булып тора. Аеруча зур мәйданнарны чыршы, имән, каен, өрәңге, юкә катнаш катлаулы чыршылыклар били. Комсу катламлы утыртмаларда киң яфраклы һәм йомшак яфраклы токымнар күп. Елга террасаларының сазлыкланган түбән урыннарында кара зирек, бөдрә каен, тал агачлары үсә.

1970 елларда киселгән урманнар урынында – тигезлекләрдә йонча катнаш төрле үләнле һәм дымлы иңкү урыннарда болынчыл катнаш төрле үләнле болыннар барлыкка килгән. Болын киңлекләрендә ялгыз агачлар һәм аларның зур булмаган утраучыклары матур булып күренә.

Тыюлык территориясендә ТРның Кызыл китабына кертелгән төрләр: канлы бармактамыр, сарана лалә, сары төнбоек очрый.

Хайваннар дөньясы күптөрле. Биредә елга (Европа) кондызы, Америка чәшкесе, ондатра, поши, кабан дуңгызы яши. Иж елгасы тугаена язгы һәм көзге очып китү вакытларында үрдәкләр, казлар, аккошлар төшә. Кошларның 100 гә якын төре билгеле, шул исәптән зур күлбога, ысылдавык аккош, кыр карчыгасы, елга каракошы, чеглок, бытбылдык, соры торна, кечкенә яңгыр чыпчыгы, саескан-шөлди, зур улит, кызылаяк шөлди, шаркылдык акчарлак, саз ябалагы, чыпчык ябалагы, сары корташар, эрбетче ТРның Кызыл китабына кертелгән.