Эчтәлек

Биографиясе

1873 елның июле, Казан губернасы, Казан өязе Кече Рәс авылы – 1946 елның 6 июле, Казан шәһәре.

XX йөз башында Казанда сәүдәгәр Г.Минкин кибетендә приказчик булып эшли, музыка уен кораллары ясый һәм төзәтә, 1900 еллар тирәсендә шәхси остаханәсен ача, «Стелла» һәм «Мира» музыкаль тартмачыклар өчен татар көйләре белән пластинкалар әзерли.

Г.Г.Сәйфуллин фонограф һәм грампластинкаларга Г.Әлмөхәммәдов, К.Мотыйгый һ.б. башкаруында татар җырларын яздыра.

1914–1917 елларда 400 дән артык халык көйләрен фортепиано өчен нотага күчерә һәм бастырып чыгара (Россия китапханәләрендә 4 басма хезмәте саклана). Үзлектән мандолинада уйнарга өйрәнү хезмәте авторы (1914).