- РУС
- ТАТ
(«Белешмәләр сәхифәсе»), реклама һәм игъланнар газетасы
1886 елның гыйнварыннан 1890 елның 3 маена кадәр Казанда рус телендә нәшер ителә, барысы 100 саны чыга.
Даими чыкмый (1886 елда — 53, 1887 елда — 27, 1888 елда — 26, 1889 елда — 5 сан).
Нашире һәм мөхәррире — Казан университеты басмаханәсе башлыгы А.Т.Соловьёв.
Газета шәхси һәм казна игъланнарын, шулай ук «шәхси тормышта гамәли әһәмияткә ия» кыска мәкаләләр бастыруны максат итеп куя.
Һәр санда диярлек Казан университеты басмаханәсе хезмәтләре рекламасын бирә.
Университет басмаханәсенең даими заказчылары 5 юлга бушлай игълан бирә алган.
Газетада китап кибетләренә килгән китапларга анонска күп урын бирелә, кайвакыт җентекле рецензияләр басыла.
«Белешмәләр бүлеге»ндә кунакханәләр, мунча, даруханә, басмаханәләр, поезд, пароход расписаниеләре, коммерцияле фирмалар, кибетләр рекламасы дөнья күрә.
Казан табибләренең кабул итү вакытын һәм урынын күрсәткән игъланнар еш була.
Коммерциясез мәгълүмат бүлегендә Төньяк телеграф агентлыгы телеграммалары, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, сәүдә хәле һәм үсеше турында танып белү характерындагы зур күләмле, шул исәптән Казан төбәге буенча да мәкаләләр басыла. 1886 елда газета һөнәрчелек һәм авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә зур игътибар бирә.
«Справочный листок» җирбиләүчеләргә тапшыру өчен земство управаларына, волость идарәләренә, училищеләргә, китап белән сәүдә итүчеләргә җибәрелә, пароход каюталарына таратыла.
Казан университеты басмаханәсендә басылган игъланнар аерым түләү бәрабәренә газета белән таратыла һәм шәһәр буйлап ябыштырып чыгыла.
Газета реклама бирүчеләр арасында зур уңышка ирешми, башка Казан басмалары: «Казанский биржевой листок», «Листок объявлений» һәм башкалар белән реклама буенча көндәшлектә калыша.
1890 елда аңа хокукны «Казанский биржевой листок»ның элеккеге мөхәррире Н.А.Ильяшенко сатып ала һәм исемен «Казанские вести» дип үзгәртә.
Татар энциклопедиясе. Казан, 2016. Т.5;
Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;
Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.
Автор – Р.А.Айнетдинов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.