Чишмә елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 110 км, бассейнының мәйданы 1314 км2. Елга башы Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының төньяк-көнбатыш сөзәклегендә, Әлмәт районының Миңлебай авылыннан 2 км көньяк-көнчыгыштарак; Түбән Кама районы территориясеннән ага; тамагы – Яңа Чишмә районының Ленино авылыннан 2 км төньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 275 м, тамагыныкы – 54 м.

Су җыелу мәйданы елга үзәннәре, ерымнар һәм сызалар белән ергаланган җиңелчә калкулыклы яссы таулыкны (плато) хәтерләтә. Ерымнар челтәренең аеруча куе урыны – бассейнның уңъяк ярында. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 35%. Кичү тирән үзән буенча ага. Югары агымнардан алып Әлмәт районының Нагорный авылына кадәр аз тугайлы яки бөтенләй тугайларсыз; түбәндәрәк тугае ике яклы, киңлеге 0,2-1 км га кадәр; болын үсемлекләре белән капланган. Елга юлы уртача бормалы, киңлеге 6-20 м га кадәр.

Кичү елгасының 46 кушылдыгы бар. Иң зурлары: Бота (10 км), Чупай (12 км), Батрас (15,3 км), Ямаш (14 км), Тетвел (17 км), Өргәнче (18,7 км) – уң; Чупай (13,7 км) – сул. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,42 км/км2. Туенуы катнаш, яртысыннан күбрәген кар сулары тәшкил итә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,1-5 л/с·км2.

Елганың гидрологик режимы Яңа Чишмә районының Әдәмсә авылы янындагы суүлчәгеч постта өйрәнелә (1935 елдан). Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 121 мм, ташу агымы катламы 65 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Кичү елгасының югары агымы ноябрь башында, түбәнге агымы ноябрь ахырында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 2,6 м3/с.

Суы язын чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л); химик составы буенча югары агымында гидрокарбонат-хлорид-кальцийлы, түбәнге агымында гидрокарбонат-сульфат-кальцийлы. Гомуми минеральләшүе язын 200-400 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Кичү бассейнында суның гомуми күләме 1,8 млн м3 булган 4 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.