Тарихы

Авыл 1748 елдан мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, мичкә ясау кәсебе киң таралган була.

1870 ел мәгълүматлары буенча авылда 2 мәчет һәм 2 мәдрәсә эшли. 1896 елда бер класслы рус-татар чиркәү-приход мәктәбе ачыла.

XX йөз башында авылда мәчет, 7 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1644 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Мукшы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Яңа Кармәт авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Алга” колхозы оештырыла, 1991 елда – “Яңа Кармәт” совхозы, 1994 елда “Дума” совхозы составына керә. 1995−2006 елларда “Яңа Кармәт” күмәк предприятиесе. 2004−2014 елларда “Кармәт” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә “Татагро” авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1948 елда – җидееллыкка, 1969 елда – урта булмаган тулы мәктәпкә, 2002 елда башлангыч мәктәпкә үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә, мәчет (2000 елдан) бар.

Авылдан төньяктарак Имәнкискә культурасы истәлекләре – Яңа Кармәт авыллыклары (I һәм II) табыла.

Күренекле кешеләре

Ә.Г.Хәйруллин (1958 елда туган) – философ, социолог, философия фәннәре докторы, РФнең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре.

Халык саны

1782 елда – 77 ир заты;
1859 елда – 883,
1897 елда – 1426,
1908 елда – 1713,
1920 елда – 1184,
1926 елда – 750,
1938 елда − 792,
1949 елда − 706,
1958 елда – 687,
1970 елда − 933,
1979 елда – 796,
1989 елда – 412,
2002 елда – 373,
2010 елда − 350,
2015 елда – 290 кеше (татарлар).