Биографиясе

1912 елның 6 октябре, Бөгелмә шәһәре – 1979 елның 14 феврале, шунда ук.

Мәктәпнең җиде сыйныфын һәм тимер юл транспортының фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбен тәмамлаганнан соң, Барнаул станциясе депосында паровоз машинисты ярдәмчесе булып эшли.

1934–1936 елларда һәм 1941 елдан Кызыл Армия сафларында.

Танк училищесен тәмамлый (1942 ел).

1942 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 65 нче армиянең 9 нчы танк корпусы 95 нче танк бригадасының 142 нче танк батальонында танк командиры.

Дон, Үзәк һәм Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Сталинград сугышында (1942–1943 еллар), Чернигов-Припять (1943 ел), Гомель-Речица (1943 ел) һәм Белоруссия (1944 ел) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

Днепр елгасын кичеп, шәһәр тибындагы Лоев поселогы (Белоруссия ССР, Гомель өлкәсе) янында батырлык күрсәтә. 1943 елның 20 октябрь төнендә Рудаков танкы батальон составында елганы кичеп чыга һәм елганың уңъяк яр плацдармын яулап ала, Городок һәм Стародубка авылларын азат итүдә катнаша (дошманның барлык һөҗүмнәре кире кайтарыла, берничә дистә солдаты юк ителә).

1944 елның мартында каты контузия ала. Сугыштан соң Рига (Латвия) шәһәрендә батарея белән командалык итә.

1946 елдан запаста.

Туган ягына кайта, Бөгелмә тимер юл депосында поезд начальнигы булып эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Бөгелмә шәһәрендә Геройлар аллеясында АП.Рудаков бюсты урнаштырыла, аның исеме белән урам атала.

Әдәбият

Батырлар китабы — Книга Героев. Казань, 2000;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2018. Т. 1. С. 609, 616, 617;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 129.

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина