Тарихы

Авылга XVIII йөз ахырында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Түбән Эстәрлетамак исеме белән дә мәгълүм.

XVIII–XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар, типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы күбесенчә игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авылда 2 мәчет, 2 мәктәп эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2392 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Эстәрлетамак волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 20 октябреннән – Азнакай, 1935 елның 10 февраленнән – Тымытык, 1958 елның 16 июленнән – Ютазы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Югары Эстәрле авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930–1931 елларда авылда «Кызыл арык» колхозы оештырыла, 1951 елда «Мелиорация» колхозы (Югары Эстәрле авылы) составына керә, 1963 елда Мичурин исемендәге колхоз дип үзгәртелә. 1998 елдан «Сабирҗанов һәм К°» ышанычлылык ширкәте, 2006 елдан «Эстәрле» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә «Сабирҗанов һәм К°» ышанычлылык ширкәтендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1950 еллардан 1978 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли. Авылда клуб (бина 1949 елда төзелә), фельдшер-акушерлык пункты бар. 1916 елда мәчет төзелә.

Авыл янында археология истәлекләре: Түбән Эстәрле каберлеге (бронза дәвере истәлеге дип фараз ителә), авылдан 2,5 км читтә – Түбән Эстәрле урта гасырлар авыллыгы (чиялек культурасы), I Түбән Эстәрле туктаулыгы (соңгы дәвер чиркәскүл культурасы), II Түбән Эстәрле туктаулыгы (буралы курган культурасы), III Түбән Эстәрле туктаулыгы (буралы курган культурасы), Түбән Эстәрле соңгы дәвер урта гасырлар торулыгы (авыл территориясендә керәч савыт-саба ватыклары һәм XVII–XVIII йөз Россия тимер акчалары җыеп алынган) табыла.

Күренекле кешеләре

Р.М.Гарипов (1956 елда туган) – химик-технолог, химия фәннәре докторы, профессор.

Халык саны

1889 елда – 649,
1910 елда – 907,
1920 елда – 926,
1926 елда – 429,
1938 елда – 490,
1949 елда – 367,
1958 елда – 284,
1970 елда – 279,
1979 елда – 207,
1989 елда – 126,
2002 елда – 112,
2010 елда – 89,
2015 елда – 87 кеше (татарлар).