Кыргый рәвештә үсүче 200 гә якын төре Евразия һәм Американың уртача поясларында таралган.

 

ТР территориясендә бер төре – җете кызыл дүләнә (С. sanguinea) Кама аръягында һәм Идел алдында очрый. Урман кырыйларында, сирәкләнгән урманнарда үсә.

 

Яктылык яратучы, салкынга һәм корылыкка чыдам үсемлек. 5 м га кадәр биеклектәге куак. Карт кәүсәләрнең кабыгы коңгырт соры, ярыклы, яшь ботаклары ялтырап торучан кызыл-көрән төстә, 2,5–4 см озынлыктагы туры чәнечкеләре бар. Яфраклары чиратлашкан, сабакчыл, озынча түгәрәк яки киң ромбиксыман, очланган. Май–июньдә чәчәк ата. Чәчәкләре ак, сирәк кенә алсу, калкансыман чәчәк төркеменә җыелган. Җимешләре озынча кызыл алмачыклар, 2–5 төше бар, сентябрьдә өлгерә. 200 елга кадәр һәм артыграк та үсә ала.

 

Декоратив һәм дару үсемлеге буларак киң үстерелә. Орлыктан, төп үсентесеннән куакны аеру һәм ялгау ысулы белән үрчетелә.

 

Җимешләре ашарга яраклы, эшкәртелмәгән килеш, шулай ук кайнатма, повидло, джем, желе һ.б. әзерләү өчен кулланыла. Җимешләрендә С витамины, сорбит, органик кислоталар, шикәр, дуплау матдәләре, сапониннар һ.б., чәчәкләрендә эфир мае бар.

 

Җимешләреннән һәм чәчәкләреннән ясалган төнәтмә һәм сыгынтылар йөрәк эшчәнлеге бозылганда, кан тамыры неврозы, гипертоник авырулардан файдаланыла.

 

Баллы.