Тарихы

XIX йөзнең беренче чирегендә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Чуаш Ивановкасы исеме белән билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 1136 дисәтинә тәшкил итә.

XX йөз башында авылда 2 су тегермәне була; 1879–1915 елларда укырга-язарга өйрәтү мәктәбе эшли.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Сходнев волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Бөгелмә, 1935 елның 10 февраленнән – Яңа Писмән, 1955 елның 18 августыннан Лениногорск районында.

Хәзер Ивановка авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Память Ленина” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Г.И.Косолапов), 1957 елдан – “Лениногрский” совхозы, 1967 елдан – “Октябрьский” совхозы (Аккүл, Медведка авыллары, Марьяновка поселогы), 2003 елдан – “Агропродсервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2014 елдан – “Степной” заказнигы” совхозы составында.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге, үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1923 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1939 елда – җидееллык, 1974 елда – тулы булмаган урта, 1984 елда – урта, 2000 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда “Солнышко” балалар бакчасы (1969 елдан, 2004 елдан яңа бинада), мәдәният йорты (1988 елдан яңа бинада), китапханә (1952 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2016 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Ивушка”, “Палан” (икесе дә – 1985 елдан) вокаль коллективлары, “Огонёк” һәм “Радость” хореография коллективлары (икесе дә – 2005 елдан) эшли.

2013 елга кадәр авылда гыйбадәтханә була (янып юкка чыга). Усекновения главы Иоанна Предтечи чиркәве төзелеше бара.

2019 елда Әфганстан һәм Чечен Республикасы территорияләрендә булган сугыш хәрәкәтләре ветераннарына истәлек ташы ачыла.

Авыл янында төзекләндерелгән чишмәләр бар: “Лесная фантазия”, “Раздолье”.

Авыл төбәк өчен әһәмиятле “Степной” комплекслы дәүләт табигать заказнигы территориясендә урнашкан.

Халык саны

1859 елда – 238,
1889 елда – 382,
1897 елда – 397,
1920 елда – 572,
1926 елда – 577,
1938 елда – 620,
1949 елда – 596,
1958 елда – 498,
1970 елда – 650,
1979 елда – 488,
1989 елда – 519,
2002 елда – 605,
2010 елда – 666,
2017 елда – 661 кеше (1989 елгы халык санын алу буенча, руслар – 44%, чуашлар – 30%).