Тарихы

1730 елларда нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы асаба башкортлар, типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлавына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XIX йөзнең икенче яртысында авыл мәдрәсәсе киң таныла. Аны укучылары һәм укытучылары арасында Р.Фәхретдин дә була.

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, 2 мәчет, 2 мәктәп, 2 су тегермәне эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2770 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Түбән Чыршылы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Шөгер, 1959 елның 12 октябреннән Лениногорск районында.

Хәзер Түбән Чыршылы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Спартак” колхозы оештырыла. 1950 елда аңа “Хезмәт” колхозы (Югары чыршылы авылы) берләштерелә, 1964 елда – Чапаев исемендәге колхоз (Мордва ивановкасы авылы), 2007 елдан – “Спартак” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы күбесенчә кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1965 елда – урта (2001 елдан яңа бинада), 2015 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда балалар бакчасы (1986 елдан), мәдәният йорты (1978 елдан), китапханә (1978 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1986 елдан), “Әбүзәр” мәчете (1993 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Йолдыз” балалар театр коллективы (2010 елдан) эшли.

Авыл янында төзекләндерелгән чишмәләр бар: “Заһит чишмәсе”, “Тукмак елга”.

2009 елда Р.Фәхретдингә һәйкәл ачыла.

Күренекле кешеләре

Б.Ф.Фәрхетдинов (1925–2008) – спортчы (авыр атлетика), СССРның атказанган спорт остасы, дөнья чемпионы (1954 ел), Европа чемпионы;

А.М.Хәйретдинов (1924–1944) – матрос, Советлар Союзы Герое, Лениногрск шәһәрендә бер урам аның исеме белән атала һәм Геройлар аллеясында бюст куелган, Сходнево-Чертанла авылында бюст куелган.

Халык саны

1859 елда – 974,
1889 елда – 1562,
1910 елда – 2078,
1920 елда – 2240,
1926 елда – 2014,
1938 елда – 1647,
1949 елда – 1576,
1958 елда – 1340,
1970 елда – 1323,
1979 елда – 1216,
1989 елда – 808,
2002 елда – 774,
2010 елда – 697,
2017 елда – 791 кеше (татарлар).