- РУС
- ТАТ
XVIII йөз уртасында Демидовларның Россиядәге чуенның 40% ын җитештерүче 55 заводы була.
Нәселне нигезләүче – Тула тимерчесе Демид Антуфьев (XVII йөз).
Никита Демидович
1656 елның 26 марты, Тула – 1725 елның 17 ноябре, шунда ук.
Төньяк сугышы вакытында (1700–1721) рус гаскәрләре өчен корал җитештерә. Заказларны уңышлы үтәве өчен аңа Уралда Верхотурск казна заводлары белән бергә зур җир биләмәләре бүлеп бирелә. Ул аларның бәясен 5 ел дәвамында тимер әйберләр биреп түләргә йөкләмә ала.
Үз заводларына барган вакытта Казанда берничә тапкыр (1703, 1704 еллар) була. Чулман, Идел, Ука елгалары буйлап Лаеш һәм Казан аша Мәскәүгә бомбалар, снарядлар, ә 1705 елның языннан эре калибрлы туплар озата.
Казан воеводасы Н.А.Кудрявцев 1708 елда Казанда төзелә торган корабльләр һәм «күпләгән башка дәүләт хаҗәтләре» өчен Демидов судноларыннан 5100 граната, 1475 ядрә һәм бомба, 1709 да – 11 туп һәм 3350 пот тимер бушатырга әмер бирә.
Никита Демидович заводлары ел саен уртача 20-25 мең пот тимер җитештерә. 1715 елның 12 маенда чыккан фәрман белән аңа, Баш артиллерия һәм фортификация канцеляриясе белән беррәттән, Петербург адмиралтействосына тимер җибәрергә кушыла. Пётр I нең 1720 ел, 17 декабрь фәрманы нигезендә Казан губернасының Идел һәм Зөя пристаньнарыннан имән бүрәнәләр агызу эше йөкләтелә, губернаторларга аңа комачаулау тыела. Ул 60-70 туплы – дүрт, 54 туплы ике хәрби корабль һәм 5 галера төзелешен агач белән тәэмин итә.
Санкт-Петербургка нигез салганда һәм аны төзегәндә, Никитаны, хаклы рәвештә, Пётр I нең төп ярдәмчеләреннән берсе дип атыйлар. 1720 елда ул шәхси дворянлыкка ия була. 1717 елда Никита Демидовичка склад төзү өчен Казанда урын бирелә.
Никита Демидовичның милкенең шактый өлеше өлкән улы Акинфий Никитичка (1678 ел, Тула – 1745 елның 5 августы, Чулман елгасы янындагы Җаек Тамагы авылы тирәсе) мирас булып кала; бертуганнары – Григорий Никитич (1728/29 елда үтерелә) һәм Никита Никитич (1750 елларда вафат).
Акинфий Никитичка әтисеннән Казанда сәүдә йорты, 1 таш, 2 агач йорт, Лаешта агач йорт мирас булып кала. Ул Уралда 17 тимер һәм бакыр эретү заводына нигез сала, бакыр һәм кургаш рудниклары ача, малахит һәм асбест ятмаларын эшкәртә, көмеш һәм алтын ятмаларын таба. Сәнәгатьне үстерү өлкәсендәге уңышлары өчен императрица Екатерина I 1726 елда аңа һәм туганнарына нәселдән күчүче дворянлык дәрәҗәсе бирә. Акинфий Никитич Казанда соңгы тапкыр 1745 елда Уралдагы биләмәләренә барганда була.
Аның уллары – Прокопий (1710 елның 8 июле, Невьянск – 1788 елның 4 ноябре, Мәскәү), Григорий (1715 елның 14 ноябре – 1761 елның 13 ноябре), Никита (1724 елның 8 сентябре – 1789 ел). Аларның һәрберсе башка мирас белән бергә Казанда берәр утар ала (Лаештагы утар Прокопийга күчә).
Демидовларның сәүдә йортларында приказчиклар һәм эш кешеләре яши, алар суднолардан тимер бушату һәм аны җирле базарда сату белән шөгыльләнә. Приказчиклар кәрван йөртүчеләрне акча белән тәэмин итә, бәяләрне билгеләү өчен җирле базарда товарга булган ихтыяҗ турында мәгълүмат бирәләр, вексельләр буенча түлиләр һәм Казан сәүдәгәрләреннән аларның бурычларын түләтәләр, якындагы биләмәләр белән идарә итәләр. Тимер белән тәэмин иткән өчен Казанда казнадан өлешчә акча түләнә, казнага товар бирү мәсьәләләре буенча Казан адмиралтейство конторасы белән элемтә тотыла.
1720–1727 елларда Демидовлар Казан адмиралтействосына 7544 сумга 13300 пот тимер тапшыралар. Лаештагы утар Демидовларның Казандагы сәүдә йорты буйсынуында була, ул узгынчы кәрваннарга хезмәт күрсәтә. Казандагы һәм Лаештагы сәүдә йортларыннан тыш, Прокопийның Нугай даругасындагы Чырпы, Новоспасский, Лебяжье, Архангельский, Алексеев, Юркүл һәм башка авылларда, Җөри даругасындагы Воскресенский, Арча даругасындагы Колсәет авылларында җир биләмәләре була, аларда ир-атлардан 1665 крепостной крәстиян исәпләнә (1771–1773 елларда).
Никита Никитичның уллары – XVIII йөздән Казан алпавытлары. Алардан Иван Никитичның (?–1807 еллар) 290 крепостное, Нугай даругасындагы Воскресенский, Көек, Зирекле, Мораса һәм башка авылларда, Арча даругасындагы Иверск авылында җирләре, Казанда йорты була (1770 еллар).
XVIII йөз ахырында оныгы Никита Акинфиевич кына сәнәгать җитештерүе белән шөгыльләнә, Казанда сәүдә йорты тота. Ул вафат булганнан соң, сәүдә йорты, шулай ук Лаештагы утар аның улы Николайга (1773 елның 9 ноябре – 1828 елның 22 апреле, Флоренция) күчә. Ул үз акчасына Лаешта госпиталь төзетә һәм аны җиһазлый. Аның уллары – Павел Николаевич (1798 елның 6 августы – 1840 елның 25 марты) Демидов ятимханәсе оештыра (1832 ел), Николай Николаевич (?-?) Казанда сәүдә йорты тота (1822 ел).
Демидовларның 4 нче буын вәкилләре дә Казан алпавытлары була. Григорий Акинфиевичның уллары – Александр Григорьевич (1737–1803 еллар) һәм Ярославль шәһәрендә Демидов лицеен (1803 ел ) оештырган Пётр Григорьевич (1740–1826 еллар). Аларның Арча даругасы буенча Канбар тимер эшләү заводында 1771–1773 елларда 648 «оста һәм эш кешесе» исәпләнә. Аның кызлары башкаланың танылган архитекторларында: Пульхерия Григорьевна (1741–1784 еллар) – А.Ф.Кокориновта, Наталья Григорьевна И.Е.Старовта кияүдә була.
XIX йөз уртасында Демидовлар зур җир биләмәләренә хуҗа булалар һәм Казан нәсел кенәгәләрендә исәпләнәләр. Алар инде Россия сәнәгатьчеләре исәбенә кермиләр, әмма Казан губернасында иҗтимагый һәм мәдәни тормышта әһәмиятле роль уйнауларын дәвам итәләр.
1820 елларда Никита Никитичның турыдан-туры онык-варислары – Владимир Петрович һәм Пётр Петрович Демидовлар А.А.Наумованың әдәби түгәрәгенә йөриләр. Пётр Петровичның оныгы, отставкадагы гвардия поручигы Александр Александрович Демидов 1862–1874 елларда Спас өязе дворяннары башлыгы була. Өяздә аның Кызыл Яр һәм Демидовка авылларында 515 крепостное һәм 3257 дисәтинә җире, Каравайда 368 крепостное, 30 хезмәтчесе, 28,42 дисәтинә утар җире һәм 1462,5 дисәтинә сөрүлек җире исәпләнә. Аның хатыны Варвара Таврионовнаның кыз фамилиясе – Молоствова.
Кафенгауз Б.Б. История хозяйства Демидовых в XVIII-XIX вв.: Опыт исследования по истории уральской металлургии. М.-Л., 1949;
Павленко Н.И. Развитие металлургической промышленности России в первой половине XVIII в. М., 1953;
Русский энциклопедический словарь. СПб., 1905. Т. 6.
Автор – А.В.Гарзавина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.