Тарихы

1764 һәм 1772 еллар арасында нигезләнә. Авыл исеме нигез салучы һәм хуҗалары – алпавыт Фадеевлар фамилиясеннән килеп чыга. 1795 елда авылда С.Ф.Фадеевның 55 крепостнойлары яши. Анда алпавыт утары, Бизнә елгасында тегермән була. Соңрак авылда шулай ук алпавыт Аристов һәм Ступишиннар да урнаша.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XIX йөзнең беренче яртысында авылда алпавыт, дворян, поручик С.Ф.Фадеев яши, ул 1813–1814 елларда рус армиясенең чит илләр яуларында Парижны алуда катнаша.

XX йөз башында су һәм җил тегермәне, бакалея кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 466,9 дис тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Гусиха волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Спас, 1935 елның 10 февраленнән – Кузнечиха, 1960 елның 28 октябреннән – Куйбышев, 1991 елның 4 октябреннән – Спас районында.

Хәзер – Урта Йорткүл авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда Красин исем. колхоз оештырыла. 1950 еллар башында колхозларны эреләндерү нәтиҗәсендә Ворошилов исем. колхоз (үзәк утары – Иж-Борискино авылы) белән берләштерелә. 1997 елда “Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. Хәзерге вакытта элеккеге колхоз җирләрендә берничә крестьян-фермер хуҗалыклары эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Халык саны

1859 елда – 345,
1897 елда – 439,
1908 елда – 508,
1920 елда – 523,
1926 елда – 471,
1931 елда – 484,
1938 елда – 296,
1947 елда – 360,
1949 елда – 150,
1958 елда – 193,
1970 елда – 203,
1979 елда – 203,
1989 елда – 106,
2002 елда – 74,
2010 елда – 52,
2021 елда – 24 кеше (руслар).