- РУС
- ТАТ
немец драматургы, тәрҗемәче
1904 ел, Ростов-Дон шәһәре — 1970 ел, Берлин.
1921 елдан Германиядә яши. Банкта клерк, матбугатта мөхәррир булып эшли.
1930 елда немец эшчеләре делегациясе белән Советлар Союзында булып китә. Фашистлар хакимияткә килгәч, эмиграциягә (Чехословакия, Англия) китәргә мәҗбүр була.
1947 елда Германиягә кайта. М.Җәлилгә багышланган «Кызыл ромашка» исемле телефильмга (1959) һәм шул ук исемдәге нәфис фильмга (1963, режиссёры Латар Беллач) сценарий яза. Сценарий язганда СССРга килә, шагыйрьнең туганнары һәм якыннары белән очраша.
Немец теленә М.Җәлил, М.Е.Салтыков-Щедрин, казакъ фольклоры әсәрләрен тәрҗемә итә.
Автор — Р.Ә.Мостафин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.