1936 елда китапханә техникумы буларак ачыла, 1967 елдан Алабуга  мәдәни-агарту училищесы, 1990 елдан Татарстан Республикасы мәдәният училищесы, 1993 елдан Алабуга мәдәният училищесы, 2007 елдан – Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесы, 2010 елдан – хәзерге исемдә.

Укыту халык сәнгате, социаль-мәдәни эшчәнлек, китапханә белеме, дизайн, эстрада музыка сәнгате, актерлык сәнгате, инструменталь башкару белгечлекләре буенча алып барыла.

2018 елда көллияткә ресурс үзәге статусы бирелә.

Уку йортында «Шатлык нуры», «Млада», «Блеск», «Карлыгачкай» вокаль ансамбльләре, «Айбагыр» фольклор ансамбле, «Кама таңнары» хореография коллективы, «Кама» халык театры, баянчылар һәм халык уен кораллары оркестрлары, «Лад» баянчылар ансамбле һәм тальянчылар ансамбльләре; «Профессионал – Остаз» кызыклы очрашулар клубы; шаяннар һәм тапкырлар клубы эшли.

2019/2020 уку елында 585 укучы, 100 дән артык укытучы исәпләнә.