Биографиясе

1884 елның 27 июле, Самара губернасы, Мәләкәс өязе Әбдери авылы – 1942 ел, Новосибирск өлкәсе.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем ала (1904 елга кадәр). 1904–1907 елларда балалар укыта, 1907–1917 елларда Әбдери авылы имамы, мәчет каршында җәдитчә укытыла торган «Үрнәк» мәдрәсәсен ача.

1910 елдан соң Социалист-революционерлар партиясе тарафдары, крәстияннәр арасында сәяси-агарту эшләре алып бара. 1918–1919 елларда Самара губернасы Мөселманнар эшләре комиссариаты мәгариф комиссары.

Гражданнар сугышында катнаша, 1919–1920 елларда Идел буе татар укчыларының 1 нче аерым бригадасында сәяси бүлек хезмәткәре, Төркестанда үзбәк укчылар бригадасының сәяси бүлеге башлыгы.

1921–1923 елларда Төркиядә дипломатик эштә (Артвин шәһәрендә СССР консуллыгы хезмәткәре).

1923–1925 елларда Самарада татар-башкорт педагогия техникумы директоры (бүленеп, 1924–1925 елларда Ростов шәһәрендә балалар йорты директоры). 1925–1927 елларда ТАССР Мәгариф халык комиссариатында Үзәк сәяси-агарту оешмасы (Главполитпросвет) рәисе урынбасары. Татарстан Республикасы Китап палатасын оештыручылардан һәм аның беренче директоры (1927–1932).

1932 елдан педагогик эштә: Казан тимер юл техникумында директор, Казан совет төзелеше техникумында, финанс-икътисад институты рабфагында, фельдшер-акушерлар мәктәбендә укыта.

Репрессияләр чорында кулга алынудан котылу өчен, 1937 елның сентябрендә Үзбәкстан ССРның Әндиҗан шәһәренә китә, укытучы булып эшли. Мәгариф һәм мәдәният өлкәләрендә методик ярдәмлекләр авторы.

Репрессияләр чоры корбаны (1938). Үлгәннән соң аклана.

Әдәбият

Клуб эшчеләре өчен кулланма. Казан, 1926.

Үзлегеңнән уку. Авылдагы үзлегеңнән өйрәнү түгәрәкләре өчен уку, язу һәм хисап дәреслеге. Казан, 1929.

Выставка произведений печати Книжной палаты за 1928 г. Казань, 1929.

Автор – Р.В.Шәйдуллин