Тарихы

1615–1616 еллардан мәгълүм. 1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре–игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында мәчет, мәдрәсә, бакалея кибете, 1908 елдан катнаш мәктәп эшли; авыл җәмәгатенең имана җире 1085 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Бәтке волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Бәтке авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында «Кызыл Байрак» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Х.Шәйхетдинов). 1960 елгы мәгълүматлар буенча, авылда – «Марс» (үзәге – Яншык авылы), 1963 елдан – Жданов исемендәге (үзәге – Бәтке авылы), 1989 елдан – «Дружба» колхозлары, 1993–1998 елларда «Укмас» авыл хуҗалыгы кооператиывы эшли.

Халкы башлыча «Логос» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятедә, «Хәкимов» крәстиян-фермер хуҗалыгында эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

2014 елга кадәр башлангыч мәктәп эшләп килә. Мәдәният йорты (бинасы 1974 елда төзелә), мәчет (1998 елдан) бар.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре – Кече Укмас табылдыгы һәм авыллыгы (гомумболгар истәлеге) ачыклана.

Күренекле кешеләре

М.Укмаси (1884–1946) – шагыйрь.

Халык саны

1782 елда – 73 ир-ат;
1859 елда – 360,
1897 елда – 562,
1908 елда – 672,
1920 елда – 762,
1926 елда – 547,
1938 елда – 547,
1949 елда – 482,
1958 елда – 449,
1970 елда – 446,
1989 елда – 251,
2002 елда – 219,
2010 елда – 181,
2020 елда – 130 кеше (татарлар).