Биографиясе

1898 елның 10 гыйнвары, Оренбург губернасы Семёново авылы — 1952 елның 29 июне, Казан.

Сәхнә эшчәнлеген Оренбург татар театрында башлый.

Уфа, Казан, Әндижан татар театрларында актёр, режиссёр булып эшли.

1933 елдан Татар академия театры труппасында.

Иҗаты

Күп кенә истә калырлык рольләр башкара. Алар арасында Сабир, Касыймхан, Коновалов («Чаткылар», «Ташкыннар», «Чын мәхәббәт», Т.Гыйззәт), Җамалетдин («Банкрот», Г.Камал), Рузий («Мәйсәрәнең хәйләсе», Х.Хәмзә), Мәрҗани («Каюм Насыйри», М.Гали, Х.Уразиков), Хәнәфи («Тукай», Ә.Фәйзи), Эдмунд («Король Лир», У.Шекспир), Граф («Трактирщица», К.Гольдони), Монахов, Михаил Скроботов («Варварлар», «Дошманнар», М.Горький) һ.б. образлар бар.

Социаль-психологик портретлар остасы буларак, ул һәр рольнең төгәл, тормышчан, истә калырлык детальләрен табып, характерның асылын чагылдыра белә.

Автор — И.И.Илялова